Равил Мөхәммәт улы Кәримов
(Равил Кәримов (банкир) битеннән юнәлтелде)
Равил Кәримов (Равил Мөхәммәт улы Кәримов) – Удмуртиянең финанс министры (1990 - 1994), Удмуртиянең Милли банкы рәисе (1994 - 2013). Икътисад фәннәре докторы, профессор.
Равил Кәримов | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Мөхәммәт улы Кәримов |
Туган | 6 август 1953 (67 яшь) Люга, Можга районы, Удмурт АССР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ → Русия |
Һөнәре | банкир, профессор |
Җефет | I- Ольга Чабан-Кәримова II- Ольга Киреева |
Балалар | Марат Кәримов |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Дуслык ордены (1989) |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1953 елның 6 августында Удмурт АССРның Можга районы Люга бистәсендә туган. Казан финанс - икътисад институтын тәмамлый (1974).
1974 – 1975 елларда хәрби хезмәтне үти.
Һөнәри үсеш баскычларыҮзгәртү
- 1974 ел – ССРБ Дәүләт банкы Можга бүлегенең кредит бүлекчәсе инспекторы
- 1975 – 1977 еллар - ССРБ Дәүләт банкы Можга бүлегенең кредит бүлекчәсе мөдире
- 1977 ел – Удмурт АССРның Статидарәсе Можга шәһәре мәгълүмат-хисаплау станциясенең башлыгы
- 1977 – 1980 еллар – Можга районы башкарма комитетынының финанс бүлеге мөдире
- 1980 – 1987 еллар – ССРБ Дәүләт банкы Удмурт конторасының Ижау шәһәр идарәсе башлыгы
- 1987 – 1990 еллар – ССРБ Агропромбанкы Удмурт республика идарәсенең башлыгы
- 1990 – 1994 еллар – Удмуртиянең Министрлар Советы рәисе урынбасары – финанас министры[1]
- 1994 – 2013 еллар - Русия Үзәк банкының Удмуртия Милли банкы рәисе. 2013 елның 18 ноябрендә вазыйфасыннан китә[2].
1977 елдан Можга һәм Ижау шәһәр советларының, Удмуртия Дәүләт советының “Бердәм Русия” фиркасеннән сайланган депутаты[3].
ХәйриячелекҮзгәртү
- Можга шәһәренең № 8 гимназиясен төзеп бетерүне (2001) үз җаваплыгына ала.
- Удмуртия Милли банкы коллективы Можга балалар йортын 1999 елдан шефлыкка ала.
Мактаулы исемнәре, бүләкләреҮзгәртү
Моны да карагызҮзгәртү
Удмуртия Милли банкын җитәкләве бертөрле генә бәяләнми:
http://izhevsk.ru/forum_light_message/50/4125998-m28089696.html
Тышкы сылтамаларҮзгәртү
http://izhevsk.ru/forum_light_message/50/4125998-m28089696.html
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://mozhga.net/news/2013/11/15/44048
- ↑ Русия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина приказы 14.11.2013
- ↑ http://www.d-kvadrat.ru/dk/info/16703.html
- ↑ Деловой квадрат сайты