Равил Зарипов
Равил Зарипов, Равил Хаммат улы Зарипов (1954 елның 20 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы, Яңа Тымытык) ― хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры (2009―2015), техник фәннәр кандидаты. РФ технология фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты (II, III чакырылышта).
Равил Зарипов | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Хаммат улы Зарипов |
Туган | 20 июль 1954 (70 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы Яңа Тымытык |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | инженер-технолог, министр |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр нәмзәте[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1954 елның 20 июнендә БАССР Бакалы районы Яңа Тымытык авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлаган (1977).
Хезмәт баскычлары
үзгәртү- «Радиоҗиһаз» заводында (Әлмәт) инженер-технолог (1977).
- «КамАЗ»ның РИЗ заводында участок башлыгы, цех башлыгы урынбасары, башлык (1980-1989).
- «КамАЗ»ның станок төзү заводында корпус башлыгы (1989-1990)
- КПСС өлкә комитетының хәрби сәнәгать бүлегендә инструктор (1990-1991)
- «АлАЗ»ның станок төзү заводында директор (1991-1992)
- «Алабуга» ИСЗ идарәчесе (1992-2009)
- «АлАЗ» сәнәгать берләшмәсенең генераль директоры (1992 елдан)
- «Алабуга» сәнәгать мәйданчыгының инвестиция программалары дирекциясе җитәкчесе (2003 елдан)
- Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры (2009-2015)
- Татарстан премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры (2012-2015)
- Татарстан Президентының штаттан тыш ярдәмчесе (2015 елдан).
Җәмәгать эшчәнлеге
үзгәртү- «Бакалы районы якташлыгы» иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы (1999 елдан).[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Бакалы районының мактаулы гражданы.
- «Дуслык» ордены (2005)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Андреев А. Г., һ. б. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
Чыганаклар
үзгәртү- Андреев А. Г., һ. б. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6