Петро Порошенко

(Пётр Порошенко битеннән юнәлтелде)

Петро Олексийовыч Порошенко (укр. Петро Олексійович Порошенко, 26 синтәбер 1965, Болград) — украин дәүләт, сәясәт эшлеклесе һәм эшмәкәре, бишенче Украина президенты.

Петро Порошенко
Туган телдә исем укр. Петро́ Олексі́йович Пороше́нко
Туган 26 сентябрь 1965(1965-09-26)[1][2][3][…] (58 яшь)
Болһрад[d], Әдис өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Яшәгән урын Киев
Ватандашлыгы  Украина
Әлма-матер Киев милли университетының халыкара мөнәсәбәтләр институты[d]
Һөнәре эшмәкәр, сәясәтче, дипломат, икътисадчы, эшкуар
Сәяси фирка Безнең Украина[d], Социал-демократическая партия Украины (объединённая)[d], Төбәкләр фиркасе[d] һәм Европа теләктәшлеге[d]
Җефет Марина Порошенко[d]
Балалар Алексей Петрович Порошенко[d]
Ата-ана
Кардәшләр Михаил Алексеевич Порошенко[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Украина көнчыгышында кораллы низаг һәм Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Хәрби дәрәҗә верховный главнокомандующий[d]
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d] (2002)

 Петро Порошенко Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Балачак һәм яшьлек үзгәртү

Петро Порошенко 1965 елның 26 сентябрендә Болград шәһәрендә туган. Әтисе — Олексий Ивановыч Порошенко (1936), Сафьяны авылында туган (Әдис өлкәсенең Измаил районы), әнисе — Евгения Сергийивна Порошенко (Григорчук) (1936), Кугурлуй-Матроска авылында туган (Әдис өлкәсенең Измаил районы).

1989 елда Порошенко Киев дәүләт университетының икътисад һәм «халыкара икътисади мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча халыкара хокук факультетын тәмамлый.

Эшкуарлык үзгәртү

Югары белемен алгач, Порошенко какаобобларны сату бизнесып башлап җибәргән. 1990-елларда ул берничә кондитер ширкәтен сатып алып, аларны Украинада «Рошен» исемле кондитер әйберләр җитештерү буенча иң эре төркеменә берлшәтергән.

Әлеге вакытта Порошенконың эшкуарлык империясенә берничә автомобиль һәм автобус заводы, бер телеканал, верфь һәм башка ширкәтләр керә.

«Форбс» исемлеге буенча 2014 елның июнендә $1,3 млрд капиталына ия булган Порошенко Украинаның иң бай кешеләр исемлегендә алтынчы урынында булган.[4]

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

1998 елда Порошенко Украинаның Югары Радасы депутаты булып җиткән һәм аның әгъзасы булып 2014 елга кадәр торган.

2005 елда Украина милли иминлек шурасы рәисе итеп билгеләнә, әмма бу вазыйфасында ярты ел гына тора. 2009—2010 елларда Украина чит ил эшләре министры. 2012 елның март-декабрендә Украина икътисади үсеше һәм сәүдә министры.

Евромәйдан үзгәртү

Евромәйдан вакытында протестчылар ягында торган. Матбугатта Порошенконың Мәйданның төп спонсоры булуы турында сүз барган.[5]

2014 елның 25нче маенда үткәрелгән чираттан тыш президент сайлауларында (Донецк hәм Луганск өлкәләрендә үткәрелмәгән диярлек) Порошенко, сайлаучылар тавышларының 54,70% өлешен алып (9 856 911 тавыш, 2010 елда Янукович 12 481 266 тавыш алды), беренче турда Украина президенты итеп сайланылган.[6]

 

Искәрмәләр үзгәртү