Почта татар халык уены.

Почта
Уенчылар саны
3тән күбрәк
Уйнау урыны
өй

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар, әүвәл араларыннан бер «хат ташучы» сайлап, бүлмә уртасына чыгаралар да үзләре шуның тирәсенә тезелешеп утыралар. Уйнаучыларның һәрберсе үзенә бер кала исемен ала. Хат ташучы уйнаучыларның берәрсенә килә дә:

— Хатларыгыз юкмы? — дип сорый.
— Бар.
— Кая җибәрергә?
— Менә Казанга җибәрәсе бер хат бар. Аннан безгә кама, кондыз, калач, казылык, кашык, кыскыч, калай, каеш, кадак, ката, кара җимеш, коштабак... җибәрсеннәр, ди.

Димәк, нинди шәһәргә хат җибәрсә, аннан үзенә шул шәһәр исеменең баш хәрефе белән башланган берничә нәрсә сората. Хат ташучы шул сүзләрне бер дә болгатмыйча, буташтырмый гына «Казан»га (Казан исемен алган уйнаучыга) барып, түкми-чәчми әйтеп бирергә тиеш.

«Казан» аңа:
— Бик яхшы, ди, инде мин «Берлин»га хат җибәрәм, аннан безгә башмак, балкашык, бастырык, багана, балта, бозау, бүкән, бәрәңге, бифштекс, бүдәнә, бурсык җибәрсеннәр, дип әйтә.

Менә шулай һәрбер хат алган кеше үзе дә «хат» җибәрә. Ләкин сорый торган нәрсә исемнәрен гел бер хәрефтән башлап, тиз-тиз әйтергә кирәк. Шулай әйтмәгән кешегә җәза бирелә. Әгәр хат ташучы берәр сүзне саташтырса, аңа да җәза бирелә. Туктап уйлап торганнарга да җәза бирелә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.