Портал:Шәхесләр/Сайланган шәхес

Әнгам Атнабаев

Әнгам АтнабаевБашкортстанның халык шагыйре (1997), башкорт әдәбиятының күренекле вәкиле. Әсәрләрен тик татар телендә язган.

Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була. Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Укып кайткач, Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата.