Портал:Бию/Шәхес
Майкл Джо́зеф Дже́ксон (ингл. Michael Joseph Jackson; 1958 елның 29 августы, Гэри, Индиана штаты — 2009 елның 25 июне, Лос-Анджелес, Калифорния штаты) — мәшһүр АКШ поп-җырчысы, биюче, җырлар авторы. Тарихта иң уңышлы һәм күренекле җырчыларның берсе, 14 Грэмми премиясе лауреаты. Дөньяда аның 750 миллион альбомы сатылды.