Портал:Апас районы/Ә сез беләсезме
- Олы Бакырчы авылының халыктагы атамасы «кытай авылы».
- Элек Дәвеш авылы урынында урман булганлыкны «ышна» атамасы раслый. Ышна басулары урманнан чистартылып ясалган: Сәйдәш ышнасы, Шаһи бабай ышнасы.
- Беренче булып Апаска нигез салучы кеше Габбас исемле була. Тора-бара авыл исеме Апас булып кала.
- Садри Җәлал әдәбиятка беренче мәртәбә «Ак юл»да басылган «Биш тиен харап итте» (1913) хикәясе белән килеп керә.
- Әлмәндәр авылы Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән.
- Аюкөйдергән авылы атамасы бик кызыклы вакыйгадан барлыкка килгән.