Портал:Апас районы/Сайланган мәкалә

Җамал Вәлиди, тулы исеме Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов — татар тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

Җамал Вәлиди 1887 елның 13 октябрендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911-1918 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, шулай ук «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасына актив языша.