Печище авыл җирлеге

Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек

Печище авыл җирлеге (рус. Печищинское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.

Печище авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Печище[1]
Административ-территориаль берәмлек Югары Ослан районы
Халык саны 746 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Административ үзәге булып Печище авылы тора.

Тарихы

үзгәртү

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[3]

16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән. 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар.

Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм.

1917 елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.[4]

Печищега XVI гасырның икенче яртысында Мәскәү өлкәсенең Троице-Сергиев монастыренә (хәзер - лавра) Иван Грозный тарафыннан бирелгән җирдә нигез салына. Печище беренче тапкыр чиркәү елъязмаларында 1592 елда искә алына, ул авылга нигез салу елы дип санала.

Печищедан ерак түгел Казан ханлыгы чорыннан ук Казанда биналар төзүгә барган югары сыйфатлы известняк табыла.[5]

Халык саны

үзгәртү
Халык саны
2010[6]2011[7]2012[8]2013[9]2014[10]2015[11]
757756785755754748

Авыл җирлеге составы

үзгәртү
Торак пунктТорак пункт төреХалык саныМилли составы
1 Печище авыл, административ үзәк 757 руслар, татарлар
2 Захваткино авыл 0 халкы юк

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 19-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Верхнеуслонский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе».
  4. Макыл авыл җирлегенең килеп чыгу тарихы., archived from the original on 2022-01-08, retrieved 2022-01-08 
  5. История образования сельского поселения. Каменоломни - с ханских времен. 2022 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
  6. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  7. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  10. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.