Петр I утравы (норв. Peter I Øy) — Тын океанның көньяк өлешендә кеше яшәми торган утрау. Антарктидадан 400 км ераклыкта урнашкан. Норвегия утрауны үз биләмәләр составына кертә, әмма Антарктика турында килешү Антарктиканың нинди дә булса районда нинди дә булса дәүләтнең суверенитетын танымый.[2]

Петр I утравы
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Халык саны Edit this on Wikidata
Җәгърафия
Lleoliad Море Беллинсгаузена Edit this on Wikidata
АТБ Антарктик килешү территориясе
Ил юк
Мәйдан 243 км²
ДДӨБ 1640 метр Edit this on Wikidata
Сулык Көньяк океан
Координатлар 68.85°S 90.5833°W Edit this on Wikidata
Озынлык 18,5 километр Edit this on Wikidata
Карта

Утрау төньяктан көньякка 19 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 11 кмга сузылган. Иң биек ноктасы — Ларс Кристенсен пигы (1640 м). Килеп чыгышы ягыннан вулканик утрау, күбесенчә базальтлардан төзелгән. Утрауның 95% өлеше бозлыклар белән капланган.

Утрауны 1821 елның 11 гыйнварында Фаддей Беллинсһаузен җитәкчелегендәге экспедиция кәшеф иткән. Утрауга беренче булып 1929 елда норвеглар килеп төшкәннәр. Алар утрау өстендә Норвегия байрагын беркетеп куялар һәм утрауны Норвегия территориясе дип игълан итәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Peter I Øy // Norsk Polarinstitutt.(норв.)(Тикшерелгән 4 март 2014)
  2. http://www.lawrussia.ru/texts/legal_383/doc383a284x473.htm