Петр һәм Павел чиркәве (Иске Тәрбит)

Петр һәм Павел чиркәвеТатарстанның Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында 1888 елдан алып 1920 елгача халкына хезмәт күрсәткән тарихи чиркәү.

чиркәү
Петр һәм Павел чиркәве
Ил Россия
Район Татарстан, Кайбыч, Иске Тәрбит
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре агач гыйбадәтханә
Беренче телгә алу 1888
Халәте ябык
Петр һәм Павел чиркәве
Нигезләнү датасы 1888
Дәүләт  Россия империясе
Ябылу вакыты 1920 ел
Карта

Географиясе үзгәртү

Чиркәү Казан губернасы Чуел өязе Иске Тәрбит авылында урнашкан була.

Тарихы үзгәртү

Иске Тәрбит  җирлегендә чиркәү язмышы башка җирләрдәге кебек аяныч төгәлләнгән. Иске Тәрбит авылында изге апостоллар Петр белән Павел хөрмәтенә агач чиркәү 1888 ел­да ук салынган.[1] 1897 елда анда чиркәү-приход мәктәбе дә ачылган. XX йөз башында авылда чиркәү каршында 4 сыйныфлы земство мәктәбе (яңа бина төзелә),[1] 2 укырга-язарга өйрәнү мәктәбе була.[2]

1888 елның 9 апрелендә Казан һәм Свияжск архиепискобы Павел (П.В.Лебедев) Иларионов Архипны Казан губернасы Чуел өязе Иске Тәрбит авылы Петр һәм Павел чиркәве рухание итеп куя. 1888 елның 9 апреленнән 1893 елның 1 маена кадәр А.Иларионов Иске Тәрбит мәктәбенең закон чыгаручысы була.[3]

1888 елның 19 декабрендә кабул ителгән КДК Указы нигезендә аңа «Иске Тәрбит мәхәлләсендә законсыз рәвештә теркәлгән 40тан артык парны никахлаган өчен» Казан һәм Свияжск архиепискобы Павел (П.В. Лебедев) «Божие Благословение» дип игълан итә. А.Иларионовка шул ук архиерейдан тагын ике бүләк – «пастыр бурычын үтәүгә тырышлык өчен» һәм архипастыр фатихасында «халык мәгарифе эшенә яхшы хезмәт иткән өчен» КДКның 1889 елның 11 мартындагы һәм 1890 елның 8 февралендәге указлары белән игълан ителә. 1893 елның 9 мартында, үтенеч буенча, А.Иларионов Казан губернасы Лаеш өязе Үри Чаллысы авылына күчерелә.[3]

Чиркәү 1920 елда ябылган.[4][5] 1930 елларда чир­кәүнең чаңын алып атканнар.

1936 елда чиркәү клуб һәм уку өе итеп үзгәртеп корыла.[1] Бинасы 1972 елга кадәр авыл клубы вазифасын үтәгән. Шушы ел­ны элеккеге чиркәүне бө­тенләй сүтәләр һәм бүрә­нәләреннән яңа урында клуб тө­зиләр. 2003 ел­да ул клуб янып көлгә әйләнә, һәм чиркәүнең соңгы истәлекләре дә юкка чыга.

2014 елның 21 нче июлендә чиркәү урынына авылда Петр һәм Павел часовнясы ачыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү