Пеллеас һәм Мелизанда
Пеллеас һәм Мелисанда (фр.: Pelléas et Mélisande) - Морис Метерлеңкның таныклы әсәре, биш пәрдәдә. Премьерасы Париждагы Буф-Паризьен театры 1893 елның 17 май көненә[1] туры килә. Әсәрдә чорның һәм баш каһарманнарның әүвәлгерәк язмышлары билгесез.
Пеллеас һәм Мелизанда | |
---|---|
Жанр | әдәбият әсәре[d] |
Автор | Морис Метерлеңк |
Беренче куелыш | 17 май 1893 |
Беренче куелыш җире | Буфф-Паризьен театры[d] |
Тарих
үзгәртүФранк һәм фарсы мәдәнияте арасындагы багланышлар Сәфәвиләр нәселе[2] патшалык иткән чорларда ныгыган[3]. Аларның үсешенә сәүдәгәрләр һәм сәяхәтчеләр зур йогынты ясаган. Франция тәрҗемәи әдәбияте аша Европа халкы бөек фарсы шагыйре Әбелкасыйм Фирдәүсинең "Шаһнамә" әсәре белән танышкан.
М.Метерлеңк әсәренең төп каһарманы Мелизанда Әбелкасыйм Фирдәүсинең "Шаһнамә" әсәрендәге Родәбә патшабикәсе үрнәгендә гәүдәләндерелгән[3]. Әсәрләрдәге күп вакыйгалар тәңгәл килә[4]: Мелизанда чәчләре белән бәйле күренеш, Пеллеас һәм Мелизанда арасындагы гыйффәтле мәхәббәт, Мелизанданың су табигате белән бәйләнеше, Мелизанданың бала тудыру хакындагы авырлыклары һ.б.
Каһарманнар
үзгәртү- Аркель, Аллемунд патшасы, Женевьеваның атасы
- Женевьева, Пеллеас һәм Голоның аналары
- Пеллеас һәм Голо, Аркельның оныклары
- Мелисанда
- Иньольд, Голоның беренче хатыныннан улы
- Табип
- Портье
- Хезмәтчеләр, ярлылар һ.б.
Әсәрнең эчтәлеге
үзгәртүӘсәрнең уртасында өч кеше, ягъни Мелизанда, Голо һәм Пеллеас - арасында туган мәхәббәт һәм көнләшүнең язмышы.
Голо, ау чагында урманда адашып, елап утырган берүк вакытта сихерле һәм юаш Мелизанданы очрата. Ул әле генә үзенең таҗын суга ташлаган, Голоның шуны кайтаруы гына булса, Мелизанда дөнья куячак. Аның гомере һәм ата-аналары турында Голо тарафыннан бирелгән сораулар җавапсыз кала. Мелизанда Голо белән бергә аның патшалар сараена китергә тиеш була.
Озакламый Пеллеас һәм Мелизанда арасында ярату хисе уяна, ләкин әлегә ул алар белән ачыкланмаган: бу хиснең ачылышы әсәрнең ахырында гына урын таба. Пеллеас һәм Мелизанда арасында туган мәхәббәт әле бик тә гыйффәтле һәм саф, ул аларның чиста күңеллекләреннән гыйбәрәт. Алар берберсенә үзләренең яратуларын ярым тавыш, пышылдап диярлек кенә белдерәләр.
Мәхәббәтнең ачылышына, ягъни 4 пәрдәнең 4 күренешенә, ике баш каһарманнарның үсешендәге иң киеренке момент туры килә. Ике йөрәк бар дөньяви авырлыклардан җиңеләеп кушылырга омтыла, ләкин аларның кочагы Голо түктергән Пеллеас каны белән таркатыла. Шул ук вакытта Голо Мелизанданың кулын яралый.
Кече 5 пәрдәдә Мелизанда кыз бала тудыра. Озакламый Мелизанда, сизелер-сизелмәс кул ярасыннан түгел, ә чиксез зур җәфаланган йөрәк ярасыннан дөнья куя.
Ачыклама
үзгәртүУрта гасырлардагы Европа әсәрләренең күпчелек очракта төп эчтәлеге мәңге ирешелмәслек мәхәббәт. XIX гасыр мәдәнияте Урта гасырлар дөньясын яңадан ача һәм күп казанышларын үзләштерә. Мисалга XIV гасыр вакыйгаларын сурәтләгән Проспер Мерименың "Жакерия" әсәрен китереп була. Ләкин бу әсәрдәге драматургия XIX гасырда дөньяга килгән Романчылык кануннарына буйсына. Күп яктан М.Метерлеңк әсәре дә бу юнәлештә язылган әсәр. Ирешмәслек мәхәббәт һәм чиксез көнләшү язмышы әсәрнең төп нигезендә, ләкин башка әһәмиятле нечкәлекләр әдәбият белгечләренә аны "символистик" дип тә атарга ирек бирә.
Әсәр Жан Мореас и Рене Гиль иҗатының дәвамчысы: әсәрнең төп үзенчәлеге баш каһарманнарны билгесезлек һәм караңгылык астында сурәтләү. Күп нечкәлекләрне ачыклау өчен, әсәр "символизм" күзлекләреннән карауны таләп итә. Шулай итеп, күп күренешләр һәм алар артында урнашкан вакыйгалар серләре күренә башлый.
Әсәрдәге вакыйгаларның урыны бик тә әһәмиятле. Мелизанданы барлыкка китергән урман – карышыклык (ягъни, хаос), патша сарае – шөбһә, бүлмә – якын мөнәсәбәтләр урнашуы, фонтан – тереклек һәм чын ярату чыганаклары. Күп вакыйгалар үзендә шулай ук бик тә әһәмиятле билгеләр тоя. Мәсәлән, Мелизанданың йөзек югалтуы аның Голога карата мәхәббәтен югалтуы белән бәйле.
Музыкада чагылышы
үзгәртүКүп композиторлар бу әсәрнең үзгә аһәңен тойганнар:
- Габриель Форе - "Пеллеас һәм Мелизанда" исемле спектакльгә музыка (1898 ел)
- Уильям Уоллес - оркестр өчен Сюита ( 1900 ел)
- Клод Дебюсси - дөнья күләм таныклы "Пеллеас һәм Мелизанда" операсы (1902 ел)
- Арнольд Шенберг - Симфоник поэма opus 5 (1903 ел)
- Ян Сибелиус - спектальгә музыка opus 46 (1905 ел)
- Мел Бонис - фортепиано өчен "Мелисанда" әсәре (1923 ел)
- Александр Десплат - Флейта һәм оркестр өчен Концерт симфониясе (2013 ел)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Пеллеас һәм Мелизанда (fr.)
- ↑ Сәфәвиләр Дәүләте (az.)
- ↑ 3,0 3,1 "Пеллеас һәм Мелизанда" вә "Шаһнамә" әсәрләре чагыштыруына багышланган фәнни хезмәт (en.)
- ↑ Пеллеас һәм Мелизанда (fa.)