Палагай (удм. Палагай, рус. Палагай) — Удмуртиянең Юкамен районындагы татар авылы. Хәзерге заманда Палагайны саф татар авылы дип әйтүе кыенрак, чөнки бирегә бисермән, удмурт, рус, украин халыклары да килеп калганнар.[3]

Палагай
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Палагайское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Палагайское сельское поселение[d]
Халык саны 450 (2012)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 156 метр
Почта индексы 427696
Карта

1970 елларның уртасына кадәр ике – Зур hәм Кече Палагай булган. Хәзер дә еш кына Зур Палагайда яшәүчеләр кечесен “Ар як Палагай” дияләр. Дөресенчә, бу ике авыл үз урыннарында ук утыра, тик документлар буенча алар бер авыл – Палагай - дип язылалар. “Ар як Палагай” дип әйткәннең сәбәбе әллә авылның Шалькопи-чокыр исемле кечкенә генә елганың аргы ягында, әллә беренче күчешүчеләрнең ар (удмурт) телле вәкилләре булуы белән бәйләнгән булса кирәк. Палагай авылы hәм Юкаменск төбәгендә урнашкан күбесе авыллар нигезләүчеләре гәлимнәр язуы буенча “бисермән” исеме белән аталган төрки яки удмурт телле этник төркеме (таифәсе) булган. ХVII –ХVIII гасырларда рус хөкүмәте Чүпче елга буенда торган бисермәннәрне, арларны – алар барсы да ул вакытта мәҗүсилектә булганнар – hәм татарларны көчләп чукындыра башлаган. Чукындырылган бисермәннәр ар теленә күчәргә мәҗбүри булганнар: чукындырылмаганнары үзләрен татар дип хис иткәннәр. Аларның авылларында мәчетләр куелалалар, мәсәлән, Киров өлкәсе архивының документлары буенча Палагайда 1797 елда мәчет булганы мәгълүм. Ислам динен тотучылар үзләренең үсеп җиткән кыз балаларын ят динле егетләргә кияүгә бирмәгәннәр, шуңа курә бисермән егетләре ар авылларыннан кыз сорарга мәҗбүр булганнар, бер-ике буыннан соң аларның гаиләләрендә ар теле гади тел булып кала башлый. Палагай авылының беренче урыны “Алабаш” аймагында булган (бу Убытьтан ике-өч чакрым югарырак, Држина-чокыр дигән сул култыгы буенда куе урман эчендэ булган; хәзер дә анда “Плешь” исемле зур гына басу бар, авылдашлар әйтүе буенча, анда иске йорт урыннары әле дә күренә). Соңыннан нарат чишмәдән югарырак урманнан җир әрчегәннән соң, Җанбулат шунда пүчинкәсен күчерә. Хәзер дә нарат чишмәсеннән аккан елгасында тегермән буасы сакланып калган, мин җидееллык мәктәптә укыганда (1940-нчы елларның азагы) картлар безгә анда бер пар ташлы тегермән булган дип, сөйләделәр. XIX гасырнын азагында нарат чишмәсенән югары текә тау итәгендә, аның төнъяк–көнбатыш ягында Убытьта тегермән булган (архив язмалары буенча тегермән 1905 елда эшләгән инде, ул Зур hәм Кече Палагай, Гулекшур авылларына ике станоклары белән хезмәт иткән). Борынгы бабабыз Җанбулат үз исемен шул куе наратлы урман белән үскән тауга биреп калдырган дигән риваятьләр Палагай hәм күрше авылларда хәзер дә яши. Шул текә тауны бүген дә Җанбулат тау дип исемлиләр.

Удмурт галимнәренең фикерен дөрес дип алсак, Палагай авылының исеме (этнотопонимы) менә болай килеп чыккан дип әйтергә була: бу топонимны икегә бүлик – беренче өлеше “Пал” – удмуртча берничә мәгънә аңлата, берсе “як” дигән сүзне (сторона) яисә нәрсәнең булса да яртысын. “Палкышно” – тол хатын, “палпиосмурт” – тол ир кеше. Икенче яртысы “агай” өлкән туган мәгънәсендә: “дядя = абый = абзый” - ихтирамлы мөгәләмә. Хәзер Палагай атамасын “җыеп” карыйк. Кыска гына диалог тәкъдим итәм: Замаметко Абаш улы әле генә ерак юллардан кайтып, Ермеметко абыеннан Тубач улы Дахтубайко абзые турында кызыксына. Замаметко ар телендә аңар: “Починкае, пал агае доры мыниз”, яисә “Пал агай починкаяз мыниз” (“Пүчинкәгә тол абзые янына” яисә “Тол абзыеның пүчинкәсенә китте”), дигән җавап ишетә. Бу пүчинкә Убытьның сул ягында утырткан яңа пүчинкә булырга тиеш. Хәзер Палагай атамасын “җыеп” карыйк: вакытлар узып бу сөйләмәләрдә яңгыраган “Пал агай” сүзләре бергә кушылып “Палагай” дип ишетелә башлаган hәм бу атама яңа пүчинкәнең исеме булып калу ихтимал. Менә инде ике гасырдан артык минем туган авылым Палагай исемен югалтмый.[3]

Халык саны — 460 кеше (2010).[4]

Искәрмәләр

үзгәртү