Павел Тугунов (28 октябрь 1930 ел — 4 февраль 1993 ел) — инженер механик. Техник фәннәр докторы (1971), профессор (1972). Россия Федерациясенең (1992) һәм БАССР-ның (1978) атказанган фән һәм техника эшлеклесе, нефть сәнәгате отличнигы (1973).

Павел Тугунов
Туган 28 октябрь 1930(1930-10-28)
Волгоград, Түбән Идел крае, РСФСР, СССР
Үлгән 4 февраль 1993(1993-02-04) (62 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Волгоград дәүләт техник университеты[d]
Һөнәре инженер-механик
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Павел Иванович Тугунов 1930 елның 28 октябрендә Сталинград (хәзер Волгоград) шәһәрендә туган. Аның атасы тимер юлда эшли[1]. 1954 елда Сталинград механика институтын тәмамлаганнан соң, Уфа нефть институтында эшли башлый. Башта — ассистент, аннары өлкән укытучы, доцент булып хезмәт итә. Кандидатлык диссертациясен, ә 1971 елда докторлык диссертациясен уңышлы яклый, 1972 елда профессор булып сайлана.

1971 елдан алып — гидравлика һәм гидравлик машиналар кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1972-1976 елларда шушы ук институтта фәнни эшләр буенча проректор вазифасын башкара.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге үткәргеч торба транспорты проблемаларына багышланган. П. И. Тугунов тарафыннан нефтьне һәм нефть продуктларын, үзлелеге аз булган эреткечләр белән катыштырылган югары үзле нефтьләрне, газ белән туендырылган сыеклыкларны эзлекле куу технологиясе; присадкаларны, вибрация тәсирен, температура һәм басым ярдәмендә эшкәртүне кулланып, үткәргеч торбаларның парафинлануын булдырмау, аларны җылыдан һәм судан изоляцияләү, кудырылган продуктларның реологик сыйфатларын яхшырту ысуллары табылган.

П. И. Тугунов — 300 дән артык фәнни хезмәт, якынча 40 монография, күп кенә дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы.

Төп гыйльми хезмәтләре

Нестационарные режимы перекачки нефтей и нефтепродуктов. М., 1984;;

Теплообмен подземного трубопровода с внешней средой в сложных гидрологических условиях. М., 1992 (автордаш).

Павел Тугунов галим-экспериментатор буларак һәр фәнни проблеманы логик ноктасына һәм практикага кертүгә чаклы җиткерә торган үзенчәлекле сыйфатка ия була. Шушы ук нәрсәне Павел Иванович һәрчак үзенең укучыларыннан таләп иткән. Нәкъ Уфа нефть институты эчендә Павел Тугунов нефть һәм газ транспорты буенча күренекле белгеч булып җитешә. Галимне һәм аның эшләрен чит илдә дә белгәннәр. Ул институтның гыйльми-педагогик потенциалын булдыручы галимнәрнең берсе була[1].

1971 елдан ул Гидравлик икшеренеләр буенча халыкара ассоциациясенең милли комитет составына керә.

Тормышта Павел Тугунов искиткеч тыйнак һәм күркәм холыклы кеше була. Бөтен буш вакытын ул китапларга багышлый, тарих, музыка һәм мәдәният — аның күңел торышының аерылыгыз өлеше була. Театрны бик ярата[1].

П. И. Тугунов 1993 елның 4 февралендә Уфада вафат була.

Уфа нефть институты музеенда аңа багышланган экспозиция бар[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

В. В. Новоселов.  Профессор Туйгунов Павел Иванович. Уфа, 1998.

Сылтамалар үзгәртү