Павел Рыбалко

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Павел Рыбалко – маршал, Советлар Союзы Герое.

Павел Рыбалко
Туган телдә исем Рыбалко Павел Семёнович
Туган 4 ноябрь 1894(1894-11-04)
Малый Выстороп[d], Лебединский уезд[d], Харьков губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 28 август 1948(1948-08-28) (53 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Үлем сәбәбе нефропатия[d]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Украин Халык Республикасы[d]
 СССР
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты[d], Русия ватандашлар сугышы, Алман-совет сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, Курск сугышы, Днепр өчен алыш[d], Берлин өчен сугыш, Северно-Таврийская операция[d], Повстанческая армия Украины (махновцы)[d], Киевская операция РККА (1920)[d], Львовская операция (1920)[d], Оборона Замостья[d], Шеңҗан интервенциясе (1934)[d], Острогожско-Россошанская операция[d], Харьковская наступательная операция 2 февраля – 3 марта 1943 года[d], Третья битва за Харьков[d] һәм Львовско-Сандомирская операция[d]
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге КаһарманыСовет Берлеге КаһарманыЛенин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденыI дәрәҗә Суворов орденыI дәрәҗә Суворов орденыI дәрәҗә Суворов орденыI дәрәҗә Кутузов ордены
Хәрби дәрәҗә гаскәр төре маршалы[d]

 Павел Рыбалко Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Рыбалко Павел Семёнович 1894 елның  4 ноябрендә Украинаның Сумы өлкәсе Лебедин районы Малый Истороп авылында туа. 1915 елның февраленнән рядовой Рыбалко Көньяк-Көнбатыш фронтның 82 нче укчылар дивизиясендә, 1916 елның декабренә кадәр сугышчан частьләрдә хезмәт итә. 1917 елның июлендә, Февраль революциясеннән соң, Рыбалко, армияне ташлап, Романовка авылына кайта.

1917 ел ахырында Павел Рыбалко кызылгвардиячеләр сафларына керә, партизан отряды составында немецларга һәм гетман Скоропадский гаскәрләренә һәм петлюрачыларга каршы көрәшә. Отряд командиры була.

1919 елның гыйнварында Рыбалко Кызыл Армия сафларына баса. 1920 елдан – полк, ә аннан соң – 1 нче Атлы армиянең 14 нче дивизиясендә 1 нче кавалерия бригадасы комиссары. Ростов янындагы сугышларда катнаша, Махно армиясенә каршы сугыша.

1920 елда Совет-Польша сугышында катнаша, Кырымны акгвардиячеләрдән азат итә. 1925 елдан – М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия каршындагы ЭККАның югары командирлар составы хәзерлеген камилләштерү курсларын тәмамлый, эскадрон командиры була. Улан-Батор шәһәрендә аерым кавалерия дивизионы команди ры-комиссары вазыйфасында хезмәт итә. 1928 елның октябреннән 1931 елның маена кадәр – Урал хәрби округының 2 нче кавалерия дивизиясе 7 нче кавалерия Чернигов Червоно казаклар полкы командир-комиссары.

1931 елда М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый, Кытайга җибәрелә. Хәрби киңәшче булу белән бергә, Япония турында разведка мәгълүматлары җыю белән дә шөгыльләнә. 1935 елның декабреннән полковник Рыбалко – Урта Азия хәрби округында 8 нче Төркестан тау-кавалерия дивизиясе командиры ярдәмчесе. 1937 елның июлендә хәрби атташе буларак Польшага җибәрелә, 1939 елның җәендә Польша һәм аның армиясе фаҗигасе шаһиты була. 1940 елның апрелендә комбриг Рыбалко Кытайга хәрби атташе итеп билгеләнә. 1940 елның декабрендә Генераль штаб Югары махсус мәктәбенең разведка кафедрасы начальнигы итеп куела. Бөек Ватан сугышы башлангач та генерал-майор Рыбалко разведчиклар әзерләвен дәвам итә. Разведчиклар мәктәбе Мәскәүдән Казанга эвакуацияләнә. ЭККАның Генштабы Югары махсус мәктәбе хәрби комендатура (Казанның Дзержинский урамындагы хәзерге хәрби прокуратура корпусы) янында күзгә артык ташланмый торган берничә бинада урнаша. Харьков өлкәсе музеенда Рыбалконы Казанга җибәрү турында Сталин кул куйган 1941 елның 14 октябрендә бирелгән мандат саклана.

1942 елның 25 сентябрендә Рыбалко 3 нче танк армиясе командующие итеп билгеләп куела, анда ул өч ел буе дошманга каршы сугыша.

1945 елның 1 июнендә П.С. Рыбалкога бронетанк гаскәрләре маршалы дәрәҗәсе бирелә. 1946 елның апрелендә маршал Рыбалко Кызыл Армиянең бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр командующиеның беренче урынбасары итеп куела.

1948 елның 28 августында каты авырудан соң вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

Чыганак үзгәртү

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Большая российская энциклопедияМосква: Большая российская энциклопедия, 2004.