Павел Маркин (1924)

совет һәм Россия сәнәгать эшлеклесе, Н. Д. Кузнецовның аркадашы.

Маркин Павел Михайлович (19241997) — совет һәм Россия сәнәгать эшлеклесе, Н. Д. Кузнецовның аркадашы.

Павел Маркин
Туган 12 июль 1924(1924-07-12)[1]
Сахаровка[1]
Үлгән 21 февраль 1997(1997-02-21)[1] (72 яшь)
Самар, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре инженер-механик, CEO
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы һәм Сталинград сугышы

 Павел Маркин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1924 елның 12 июлендә ТАССРның Сахаровка авылында туган.

Мәктәпне тәмамлагач, 1941 елның гыйнварында М. В. Фрунзе исемендәге Ленинград хәрби диңгезе училищесына документларын тапшыра. Ул училищегә имтихансыз кабул ителә, әммә Бөек Ватан сугышы башлану белән бәйле, башка курсантлар белән беррәттән Ленинградны обороналау өчен истребительләр батальонына җибәрелә. 1942 елның июлендә 2-нче Әстерхан хәрби җәяүле училищесы курсанты була, лейтенант званиясе ала һәм укчылар взводының командиры сыйфатында Сталинград янында, 13-нче гвардия укчылар дивизиясенә җибәрелә, аның белән бөтен сугышны үтә.

1946 елның октябрендә демобилизацияләнә һәм Уфага килә. 1951 елда Уфа авиация институтын инженер-технолог һөнәре алып тәмамлый.

1952-1993 елларда 2-нче Дәүләт союз тәҗрибә заводында эшли (1982 елдан — «Труд» Куйбышев фәнни-җитештерү берләшмәсендә, 1990 еллар башыннан — Н. Д. Кузнецов исемендәге «Самар фәнни-техник комплекс» ачык акционерлар җәмгыятендә). Хезмәт юлын инженер-технолог булып башлый; 1961-1981 елларда — завод директоры, 1981-1989 елларда — заводы директоры - җитештерү буенча генераль директорның беренче урынбасары.

1997 елда вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гордимся прошлым, строим будущее. УГАТУ 85 лет / сост. М. А. Филимонов; Уфимск. гос. авиац. техн. ун-т. — Уфа : РИК УГАТУ, 2017. — 379 с.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 МАРКИН Павел Михайлович // Авиация России : биографическая энциклопедия : 1909-2009 : А--Я / мөхәррир А. Н. ЗелинМосква: 2009. — 880 бит — ISBN 978-5-903989-03-4