Оскар Ичазо (Боливия, 1931—2020) Боливия фәйләсуфы һәм Интеграль Фәлсәфә эшләп чыгаручысы булган. Арика Мәктәбенең нигезләүчесе (1968 елда нигезләнгән булган) булган. Арика Чилиның шәһәре атамасы булып тора, Ичазо анда кайчандыр яшәгән һәм 1970-енче һәм 1971-енче елларда Арика Институтының (1971-енче елда инкорпорацияләнгән булган) штаб-фатиры урнашкан Америка Кушма Штатларында тора башлаганчы интенсив айларча дәвамлы өйрәтүләр алып барган.
Ичазоның шәхес тугызпочмагы энеаграмасы (аның нигезендә энеаграммадан тугызпочмак санының график чагылышын бирү) иң көчле тәгълиматның берләшүен формалаштырган, ул Протоанализ дип аталган һәм аның ахыры Яктыртылуның Иң Олысына ирешү һәм Илаһ белән Берләшү.
Бу системада яңа формалар идентификацияләнгән, аларда шәхси эго тормыш вакытында психикада фиксацияләнгән. Һәр шәхес өчен бу эго фиксацияләре үз-сурәтләр төшенә әверелә, кайсы үз үсеш бәйләнеше ярдәмендә психик шәхескә әверелә. Эмоциональ дәрәҗәдә һәр фиксация үз чиратында махсус нәфес яки кыскыч белән очраша. Эгоның тугыз фиксациясе арасында төп бәйләнешләр ачык итеп тугызпочмакның нокталары, сызыклары һәм әйләнәсе аша аңлатыла.

Оскар Ичазо
Туган 24 июль 1931(1931-07-24)
Боливия
Үлгән 26 март 2020(2020-03-26)[1] (88 яшь)
Ватандашлыгы  Боливия
Һөнәре язучы, галим

 Оскар Ичазо Викиҗыентыкта

Арика Мәктәбе үзгәртү

Шулай ук Арика Институты (ул Арика Мәктәбенең инкорпорацияләнгән оешмасы булып тора) буларак мәгълүм Арика Мәктәбе яки гади итеп Арика, ул Ичазо тарафыннан 1968 елда нигезләнгән Кеше Потенциалы Хәрәкәте төркеме.
«Ramparts» журналы 1973 елда язып куйганча Арика Мәктәбе, «Галәм аңын күтәрү өчен техника тәне һәм дөньяга уянган рәвештә мөрәҗәгать итү өчен идеология» булып танылырга мөмкин.

Килеп чыгышы үзгәртү

Арика Мәктәбе 1956 елда Көньяк Американың төп шәһәрләрендә кеше төркемнәре Ичазо тәкъдим иткән теория һәм ысулны өйрәнер өчен оешкач башланган. Ундүрт ел буена бу төрле төркемнәр аның тәгълиматын өйрәнгәннәр. 1968 елда Протоанализ һәм эго-фиксацияләре буенча лекцияләрен Сантьягода, Чилида Кулланышлы Психология Институтында тәкъдим иткән.
Ичазоның теорияләре «Кешелек нәрсә ул?»; «Кешелекнең иң олы яхшысы нәрсә?»; һәм «Кеше тормышына мәгънә һәм кыйммәт бирүче хакыйкать нәрсә?» кебек традицион метафизик сорауларда нигезләнгән.

Протоанализ үзгәртү

Арика Мәктәбе өйрәтүче кораллар «Протоаналитик теория, система һәм ысул» яки «Протоанализ» дип атала. 1980-енче елга кадәр «протоанализ» төшенчәсен таррак масштаблы итеп ялгыш аңлаганнар, Ичазоның типлар теориясе буларак махсус кулланылган булган, аннан Шәхес Тугызпочмагы алынган булган.
Протоанализда, Ичазо тормышның иртә баскычында шәхеснең эгосы фиксацияләнә башлаучы тугыз ысулны тасвирлаган. Һәр шәхес өчен бу «эго фиксацияләрнең» берсе үз-сурәтенең төше булып китә, аның тирәли аның психологик шәхесе үсә. Һәр фиксация шулай ук эмоциональ дәрәҗәдә билгеле нәфес тарафыннан тәэмин ителә. Ичазо бу нәфесләрне эмоциональ энергиянең рәттән чыгу дип тасвирлаган, сырхауга бик охшаш. Тугыз эго фиксацияләре арасында төп психологик бәйләнешләр тугызпочмакның нокталары, сызыклары һәм әйләнәсен кулланып чагылдырыла ала.
Ичазоның тәгълиматлары кешеләргә идентификациясен — һәм үз механистик фикере һәм үзләрен тотышлары өлгеләре тарафыннан килеп чыккан газаплануларыннан арыныр өчен барлыкка китерелгән. Аның фиксацияләр турында теорияләр барча тормыш үзен дәвам итәргә һәм даими булырга омтыла һәм кеше психикасы хакыйкатьнең универсаль законнары буенча эш итәргә тиеш дигән фикердә нигезләнгән. Фиксацияләрне өйрәнү типология барлыкка китерми. Моның урынына ул кеше эгосының сакланып калу, мөнәсәбәт һәм адаптация буларак мәгълүм өч инстиктын һәм психик тормышыбызның ике полюсын: безнең сексуальлегебезне яки тормыш дәвамлану хисен һәм рухилыбызны яки эчке берлек хисен анализлый.
Ичазо фиксацияләрне җәрәхәтләнгән инстинктуаль нокталар буларак аңлаган. Хәзерге психология һәм аның теорияләре арасында беренчел аерма булып, аның инстинктлар, тидерелгәндә, җәрәхәтләнгәндә яки инвалидланганда Берлекне башкару өчен азат ителергә мөмкин булган психика моделен тәкъдим итү булган, шул ук вакытта хәзерге психология игътибар үзәгендә күзәтелгән тотышны тотарга сайлаган.
Ичазо буенча, шәхеснең фиксациясе балачактан һәр инстинктта өметләр багъланмагач психологик травманың субъектив тәҗрибәсен (үзеңне аңлау) ала. Кечкенә балалар үзәктә үзләрен тоталар һәм шулай итеп өч фундаменталь мөнәсәбәткә: җәлеп ителгән булу, җәлеп ителмәгән булу, кызыксынмаган булуга күрә өметләрендә канәгатьләнмәү кичерәләр. Һәр шундый тәҗрибәдән травма кабатланмас өчен саклау маташуы буларак механистик фикер һәм тотыш өлгеләре килеп чыга. Фиксацияләрне аңлап — һәм үзеңне күзәтүне практикалап — кеше акылда тотылган фиксацияләрдән һәм газапланулардан арына ала дип ышаныла.

Интеграль Фәлсәфә үзгәртү

Интеграль Фәлсәфә кеше халәтенең кеше барышының иң түбән дәрәҗәләреннән Яктыртылуынң иң югары халәтләренә (теозис) кадәр тулы анализны тәкъдим итүче яңа фәлсәфи традиция булып тора. Бу тәгълимат тупланмасы Ичазо башта Протоанализ дигән төшенчә биргән анализны кертә һәм Ичазоның Шәхес тугызпочмагын кертә. Ичазоның тугызпочмак фигурасы тәгълиматлары башта эннеагон (тугызпочмак) дип аталган булган.
1954 ел интервьюсында Ичазо механистик һәм кабатлау фикер һәм тотыш өлгеләренә эчке карашка ирешкән дип әйткән Бу процесслар тугызпочмак фигурасы, классик фәлсәфә һәм цикллар нигезендә чынлыкта анализлаучы «Триалектик Логика» дип атаганы белән бәйләнештә аңланылырга мөмкин.

Нигез теориясе үзгәртү

Теория тулысы белән Акылның Эчке Структурасы фикерендә карала. Ягъни, сораулар Инстиктлардан килә һәм Инстинктлар элек булган структураның нәтиҗәсе — ул Акылның үзенең нигезе булып тора. Ул логик дип танылган концепция, чөнки әгәр барлык акыллар асыл охшашлыкларга ия булса, элек булган тәртип булырга тиеш.
Ичазо кеше булуында нигез дип таныган өч инстинктуаль сорау: «Ничек Мин?», «Мин кем белән?», «Мин нишлим?» аша проблемага якынлашып кеше җанының компонентлары бар дигән борынгы концепцияне ачкан. Ичазо боларга саклау, мөнәсәбәтләр һәм синтония (соңрак адаптациягә модификацияләнгән) ярлыкларын биргән. Өчесе арасында үзара мөнәсәбәтләрне танып, ул 3 x 3 = 9 компонент системасын барлыкка китергән, аны ул төрле тармакларда озак булган берничә схема белән бәйләгән: яктылык спектры, чакралар, психологик системалар һәм тугызпочмак.
Мәсәлән, психиканың һәр компонентына тиешле төс билгеләнгән булган, ул киң күптөрле үз үсеш күнегүләре ярдәмендә ныгытылырга мөмкин. Гипергностик (арттырылган хис итү) медитация вертикаль тезелгән чакраларның борынгы карашып кулланып Һинду медитациясендә киң кулланылган җиде чакра системасын sacrum-ны һәм муен артын кертеп тугызга кадәр киңәйткән. Хәзерге биология теориягә гипергностик боҗраларны (чакраларны) анатомия белән, ә энергия үзәкләре белән түгел ассоциацияләп кертелгән булган.
Үзеңне тоту өлгеләрен үзең күзәтү өчен Ичазо башка кораллар арасында тугызпочмакны кулланган. Трансформатив практикаларга кайвакыт билгеле мудраны һәм/яки биджаны тугызпочмакның тугыз ноктасының (түбәсенең) һәрберсе белән бәйләүне керткән. Беренче өч унъеллык яки шуның тирәсе дәвамында аның теориясенең тугызпочмакта чагылдырылган күпчелек аспектлары әйләнә чагылышлары булган (мәсәлән, спектрны циркуляр Салават Күпере Күзенә ябу), ул тугызпочмак формасының тәшкил итүче үзара кисешүче сызыкларның әз яки бөтенләй түгел кулланылышын керткән. Башка сүзләр белән әйткәндә, чагылышларның күпчелеге эннеаграммалар түгел, ә эннеагоннар (тугызпочмаклар) булган (аерманы күрсәтер өчен энеаграмма фигурасын карарга кирәк).

Шәхес эннеаграммасы үзгәртү

Ичазо күпләр тарафыннан Шәхес Эннеаграммасы (гадәттә бары тик Эннеаграмма дип атала) атасы дип таныла, бу эннеаграмма фигурасын кулланучы хәрәкәт. Америка Кушма Штатларының Аппеляцион Суды карары Ичазоны (шәхес рәттән чыгуларның алдан килүчесе булган) эго фиксацияләре теориясенә тугызпочмак фигурасы кулланылышының баштагы авторы дип таныган. Шулай да, бу карар автор хокукы законының «гадел кулланылыш» астында автор хокукы кисәтүен кире каккан. Эннеаграмма символы ачыш (уйлап табу) булмаганга күрә, закон мәсьәләсе булып символны куллану түгел, ә махсус "эннеаграммалар"ның автор хокукына ия булуы мәсьәлә булып торган, ягъни һәр нокта белән символ плюс тасвирлаучы сүзләр (башка мәгълүмат түгел) бәйле булган. Ичазо элегрәк эннеаграммаларны әйтелмәгән законнар тупланмасы дип тасвирлаган, әмма ул шулай ук энеаграммаларны ул «барлыкка китергән» дип әйткән.
Ичазо эннеаграмма фигурасын тормышның иртә баскычында кеше психикасында кичереглгән психологик травмалардан үсеп чыккан механик эго механизмнары теориясе белән бәйләнештә кулланган. Бу нигез теоиядә, кеше психикасының бу аспекталры яхшы булу (саклану инстинкты); башкалар белән бәйле булу хисе (мөнәсәбәт инстинкты); һәм безнең тирәдә (адаптация инстинктын) кертә. Эннеаграмманы өйрәнү белән мөнәсәбәттә Ичазоның максаты кешенең психологик процессында кабатлаучы, механистик уйлауны һәм үзеңне тотышны тануны куллану һәм бу механизмнар белән идентификациядә һәм берегүдә тамыры булган газапланудан арыну (ул, Ичазо, өйрәткәнчә, безне газапланудан саклап карый, әмма чынлыкта анда сакланырга тенденциясенә ия).
Шәхес Эннеаграммасының популяр кулланылышы (Арика Мәктәбендә энеаграммалар кулланылышыннан аермалы буларак) Ичазодан Чилида өйрәнгән Клаудио Наранхо белән башланган. Ичазо Нарахоның Эннеаграмманы аңлауны чикләнгән һәм тәмамланган түгел дип таныган. Наранхоның Шәхес Эннеаграммасына төп кертеме Ичазо тарафыннан барлыкка китерелгән модельгә сакланып калу механизмнарын өстәү булган: «Аның Эннеаграммага кертеме Көнбатыш психологик моделенең интеллектуаль көче белән трансформациянең мистик юлы һәм ысулларын бергә кушкан.»
1992 елда Шәхеснең Энеаграммасы өчен интеллектуаль автор хокукы Ичазога баш тартылган булган, бу аның теорияләре фактуаль дигән расламаларында нигезләнеп, ә фактлар автор хокукы астында була алмый. Суд каравы, шулай да, Оскар Ичазо Шәхес һәм Фиксацияләр Эннеаграммасы, аның кулланылышы, мәгънәсе һәм бәйле материалның чыганагы икәнен раслаган.

Асыл һәм эго үзгәртү

Үз-актуализациянең башка системаларында кебек, Арика асылның һәм эгоның (иң ахыр иллюзор) аеруы белән эшли. Бу эшнең әһәмиятле аспекты булып тугызның типологиясе белән туры китереп берәүнең гадәтләрен һәм реакцияләрен күзәтү булып тора. Шулай да, Ичазо характеризацияләрне «фиксацияләр», ә «шәхес типлары» дип атаган һәм ул кабатлап һәр кеше барлык тугыз типны эченә кертә дип ассызыклаган («без барлык тугыз позицияне уятырга тиеш»). Фиксация бары тик үзеңне ачуга ачкыч, ә астрологиядә кебек берәүнең кояш тамгасы кебек идентиклык формасы кебек булмаган.

Йогынтылар үзгәртү

Гәрчә кайбер хәзерге Шәхес Эннеаграммасы язучылары Ичазо тәгълиматы өлешчә Гурджиевның Дүртенче Юл эшеннән алынган дип фараз итсәләр дә, Ичазо моннан үзенең "Транс-шәхес Җәмәгатенә Хаты"нда баш тарткан. 1990 елның июлендә, Үлчәм Китаплары көйләве өлеше буларак, дәгъва итүче авторларның һәрберсе "Оскар Ичазо эго фиксацияләре теориясенең бердәнбер барлыкка китерүчесе һәм эннеагоннар кеше психикасының төрле функцияләрен чагылдыру"да килешкәннәр.
Гәрчә 9 санының символимзы борынгы булса да, Гурджиевка кадәр Суфичылыкта яки башка берәр кайда эннеаграмма фигурасының нинди дә булса шәһадәте юк.

Библиография үзгәртү

  • Ichazo, Oscar (1976). The Human Process for Enlightenment and Freedom: A Series of Five Lectures. Arica Institute, Inc. ISBN 0-671-22432-8.
  • Ichazo, Oscar (1980). The Cutting of the Adamantine Pyramid. Arica Institute, Inc.
  • Ichazo, Oscar (1982a). Between Metaphysics and Protoanalysis: A Theory for Analyzing the Human Psyche. Arica Institute Press. ISBN 0-916554-04-X.
  • Ichazo, Oscar (1982b). Bleibtreu, John (ed.). Interviews with Oscar Ichazo. Arica Press. ISBN 0-916554-02-3.
  • Ichazo, Oscar (1986). Master Level Exercise: Psychocalisthenics. Arica Institute Press. ISBN 0-916554-25-2.
  • Ichazo, Oscar (1988). Letters to the School (1st ed.). The Oscar Ichazo Foundation. ISBN 0-916554-17-1.
  • Ichazo, Oscar (Autumn 1991). «Letter to the Transpersonal Community». The Arican: International Journal of Arica Institute (5): 106.
  • Ichazo, Oscar (2015). Oscar Ichazo: Insights Into the Teacher, the Philosophy, the School. The Oscar Ichazo Foundation. ISBN 978-0-916554-00-2.
  • Ichazo, Oscar (2016). The Religious Consciousness. The Oscar Ichazo Foundation. ISBN 978-0-916554-14-9.
  • Ichazo, Oscar (2018). The Nine Constituents: The Science of the Human Condition from Ego to Enlightenment. Arica Institute Press. ISBN 978-0-916554-16-3.
  • Ichazo, Oscar (2020a). The Four Killers of Humanity: The Ethical Solution to our Existential Crisis. The Oscar Ichazo Foundation. ISBN 978-0-916554-19-4.
  • Ichazo, Oscar (2020b). The History of the Integral Teachings. The Oscar Ichazo Foundation. ISBN 978-0-916554-20-0.
  • Ichazo, Oscar (2021). We Are One: Facing our Global Crisis with Unity. The Oscar Ichazo Foundation. ISBN 978-0-916554-28-6.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү