Ореховец килешүе

Орехов тынычлыгы, шулай ук Ореховец тынычлыгы, Нотеберг тынычлыгы (рус. Оре́ховский мир, Ореховецкий мир, Нотебергский мир) — Новгород Республикасы һәм Швед Корольлеге арасында чикләр билгеләү турында беренче тынычлык килешүе. 1323 елның 12 августында Орешек ныгытмасында (Ореховец), 30 ел хәрби хәрәкәтләрдән соң төзелгән. Орехов тыныч килешүе буенча, Карелиянең көнбатыш өлеше һәм аның белән күрше Саволакс өлкәсе Швед Корольлегенә күчкән, көнчыгыш өлеше, Корела белән берлектә, Новгород җире составында калган. Беренче тапкыр Швед Корольлеге һәм Новгород Республикасы арасында дәүләт чиге рәсми рәвештә билгеләнгән, ул Фин култыгыннан Сестра елгасы буйлап төньякта Сайма күленә кадәр, аннары төньяк-көнбатышта Каян диңгезенә кадәр уза.

Ореховец килешүе

Новгородлылардан килешү төзегән: Новгород кенәзе Юрий Даниилович,посадник Алферомей һәм меңче Аврам.

Швеция илчеләре: Эрик Туриссон (швед. herra Eric Turisson, килешүдә Герик Дюуровиц), Хемингер Эгишлесон (швед. herra Heminger Øgiszleson, Геминки Орисловиц), Петер Йенссон (швед. Peter Jønsson, килешүдә Петр Юншин), пресвитер Ведмундер (швед. herra Wædmunder prestir, килешүдәге исеме поп Вымундер). Моннан тыш, килешү төзүдә Готланд утравыннан сәүдәгәр вәкилләре Лодвик (швед. Loduich) катнашкан. Швециянең 7 яшьлек короле Магнус Эрикссон исеме документта Ориковиц Мануш буларак сурәтләнә.

Тарихы

үзгәртү

1319 елда Швециядә 3 яшьлек Магнус Эрикссон (1316-1374) король була, әмма ил белән Герцогиня Ингеборг (ингл. Ingeborg of Norway) идарә итә.

1322 елда Юрий III Данилович новгородлылар белән Выборг замогына яу йөри, тик аны ала алмый. Күп кенә шведларны гына качыра, ә башкаларны әсирлеккә ала. Әсирләрнең кайсын үтерәләр, икенчеләре Суздаль җиренә озаталар. Шведлардан үч көткәндә, Юрий Неваның чишмә башында Орех утравында (Орешек) шәһәр куйган. Әмма үч урынына шведларның тыныч тәкъдимнәре белән илчеләре килә һәм дөньяда тынычлык хөкем сөрә башлый. Юрий новгородлылар белән шведларга Карелиянең өч погост: Саволакс (Севилакшю), Яаски (Яскы), Эюряпяа (Огреб) оттыра.

Ореховец килешүе Түбән Новгород Республикасының «мәңгелек тынычлык» турында күрше ил белән беренче килешүе булган; элегрәк Русьтә мондый югары дәрәҗәдәге халыкара килешүләр төзелмәгән була. «Мәңгелек тынычлык» турында Россиянең күрше державасы — Бөек Литва кенәзлеге белән киләсе килешү 1494 ел гына игълан ителгән.

Ел ярымнан соң, 1478 елда, Новгород Республикасы бәйсезлеген югалткач һәм Мәскәү князьләренә буйсынгач, Рус дәүләте, ә аннары Россия, Ореховец килешүен, Россия һәм Швеция килешүенең көчен саклый торган буларак, дәвам итүче буларак карый; бу сыйфатта ул тагын 120 ел хезмәт итә. Ореховец килешүе барлыгы 270 елдан артык, 1595 елга кадәр, Тявзиндагы «Мәңгелек тынычлык» турында халыкара шартнамә төзелгәнче гамәлдә була.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Ореховский мир // Отоми — Пластырь. — М. : Советская энциклопедия, 1975. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 19).
  • Бутков П. Г. Ореховский мирный договор // Три древние договора руссов со шведами. — СПб.: Типография Министерства Внутренних Дел, 1847. — С. 22—39. — (Из 2-й книжки Журнала Министерства Внутренних Дел). — в книге приведён оригинал договора на латинском языке по изданию Портана, перевод латинского варианта на русский язык и комментарии П. Г. Буткова к тексту договора.