Омск дәүләт техник университеты

«Омск дәүләт техник университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (рус. Омский государственный технический университет (ОмГТУ)) — Омск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Университет 1942 елда ССРБ Халык комиссарлары советының 1828 елның 16 ноябрендәге 1828 номерлы карары белән Омск машина төзелеше институты буларак оештырыла. 2016 елдан башлап төбәк терәк университет статусын йөртә[3][4][5].

Омск дәүләт техник университеты
Нигезләнү датасы 1942
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Омский государственный технический университет, Омский машиностроительный институт һәм Омский политехнический институт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Омск
Урын Омск
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[1]
Штаб-фатирының урнашуы Омск, Россия
Алыштырган Омский государственный институт сервиса[d][1]
Рәсми веб-сайт omgtu.ru
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 19 500 ± 99[2]
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта

Омск дәүләт техник университеты (ОмДТУ)
Халыкара исемнәр
Omsk State Technical University
Элеккеге исемнәр
Омск машина төзелеше институты (1942–1963)
Омск политехника институты (1963–1992)
Эшләү еллары 1942
Ректор Маевский Дмитрий Павел улы
Адрес 644050, Россия, Омск, Мир пр., 11
Сайт omgtu.ru
Омск дәүләт техник университеты

Тарих үзгәртү

Омск машина төзелеше институты үзгәртү

Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941 елның декабрендә Омскка эвакуацияләнгән Ворошиловград кичке машина төзелеше институтын үзгәртеп кору юлы белән Омск машина төзелеше институты буларак 1942 елда барлыкка килә.

Омск машина төзелеше институтының беренче студентлары Мәскәү, Ленинград, Киев һәм башка шәһәрләрдән эвакуацияләнгән яшьләр була. Ул чорда институтта 2 факультет булдырылган: технология һәм машина төзелеше; машина төзелеше технологиясе, инструменталь җитештерү, күтәртү-транспорт машиналары һәм төзелеш механизмнары, тимер-пресс машиналары һәм басым белән металл эшкәртү, кою производствосы машиналары һәм кою эше белгечлекләре буенча укыту алып барылган. 7 кафедра исәпләнгән: марксизм-ленинизм һәм политэкономия, югары математика һәм теоретик механика, башлангыч геометрия һәм сызым, физика һәм җылылык техникасы, химия, техник механика, электротехника.

Омск машина төзелеше институты укытучылары һәм студентлары хәрби хәрәкәтләрдә катнашалар. Бөек Ватан сугышы чорындагы сугышчан казанышлары өчен И.И. Гранкинга Советлар Берлеге Герое исеме бирелә, 7 сугышта катнашучы хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, 20 кеше — I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән, 1 кеше — Александр Невский ордены белән, 40 кеше — Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Институтның 369 хезмәткәре һәм студенты хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен медальләр ала.

1944 елның җәендә институтка төп уку корпусы өчен элек урта мәктәп урнашкан Долгирев ур., 60 адресы буенча бина бүлеп бирелә. 1946 елның язында бу бинада институтның беренче егерме ике чыгарылыш укучысына дипломнар тапшырыла. 1 нче номерлы дипломны Валерий Алексей улы Тышкевич ала, алдагы 50 елны ул институтта эшли, кичке механика-технология факультетында җитәкчелек итә, теоретик механика кафедрасын җитәкли.

Сугыштан соңгы чорда укытучылар коллективы тәҗрибәле җитәкче-практиклар белән баетыла. 1946 елның 5 мартында ССРБ авыр машина төзелеше халык комиссариаты приказы нигезендә Бөек Ватан сугышында авыр шартларда зур хезмәт өчен институтның укытучылар коллективы «Социалистик ярыш отличнигы» билгеләре, аттестатлары һәм премияләре белән бүләкләнә.

ССРБ Югары белем бирү министрлыгының 1947 елның 14 октябреннән 152 номерлы боерыгы нигезендә институтны үзгәртү була. Гомуминститут органнары раслана: институт Советы, методик Совет. Технологик факультет үз исемен механик-технологик буларак киңәйтә; ике кичке факультет һәм читтән торып уку бүлеге булдырыла.

1956 елда яңа факультет — металлларны кайнар эшкәртү факультеты барлыкка килә. 1960 елларда өч белгечлек буенча көндезге һәм кичке уку формалары булган приборлар төзү факультеты ачыла, машина төзелеше һәм энергетик белгечлекләр буенча гомумтехник әзерлекле читтән торып уку факультетлары ачыла.

Омск политехника институты үзгәртү

1963 елда Омск машина төзелеше институты РСФСР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә (1963 елның 19 июленнән, 470 номерлы) Омск политехника институты итеп үзгәртелә.

1967 елда Омск политехника институты студентларны 20 белгечлек буенча әзерләүне башлап җибәрә. Автоматлаштыру факультеты һәм полиграфия факультеты барлыкка килә. Кафедраларның саны 25кә җитә.

Институтта 1979—1982 елларда биш Укыту-фәнни-җитештерү берләшмәсе оештырыла, аларның эш нәтиҗәсе ССРБ ВДНХ көмеш медале белән билгеләнә.

1992 елның 30 июнендәге 403 номерлы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә югары белем бирүнең күп дәрәҗәле структурасын гамәлгә ашыра башлыйлар. Өч юнәлеш буенча бакалаврлар әзерләү башлана.

1993 елда Россия Федерациясе югары белем бирү буенча Дәүләт комитетының 1993 елның 5 июленнән 55 номерлы боерыгы белән «Омск дәүләт техник университеты» дип үзгәртелә. Ул вакытка югары уку йортында 7 уку корпусы, 9 көндезге һәм 3 кичке факультет, 24 белгечлек, югары уку йортына кадәр әзерлек факультеты була, 679 мөгаллим, алар арасында 375 галим (шул исәптән 28 фәннәр докторы) була. Югары уку йортының аспирантурасы уңышлы эшләгән.

Университет бүгенге көндә үзгәртү

2012 елның ноябрендә «Политест» — сигезенче фәнни-мәгариф ресурс үзәге ачыла.

Университетның Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан бирелгән уку эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 2016 елның 14 мартыннан 1992 номерлы лицензия һәм 2016 елның 25 мартыннан 1812 номерлы дәүләт аккредитациясе турында таныклык бар.

Университет составында мәгариф эшчәнлеген алып баручы 8 институт, радиоэлектроника һәм приборлар төзү фәнни-тикшеренү институты һәм 8 факультет бар. ОмДТУда 17 фәнни-белем бирү ресурс үзәге, 30 артык Фәнни-тикшеренү лабораториясе, 49 кече предприятие, студентлар алган белемнәрен практикада куллана һәм фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнә ала торган 19 студентлар конструкторлык бюроларының базалары эшли. Университетта көндезге, кичке һәм читтән торып уку формасында 15000 студент белем ала. Университетта якынча 1600 хезмәткәр эшли, аларның 800дән артыгы укытучылар, күбесе кандидат һәм фән докторлары. Шулай ук университетта Омск шәһәренең зурлыгы буенча икенче китапханәсе бар.

Университетның сыйфат менеджменты системасы ГОСТ Р ИСО 9001-2001 таләпләренә тулысынча туры килә һәм 09486 номерлы сертификатка ия була.

2014 елның июнендә университетта «Газпром нефть» компаниясенең база кафедрасы ачыла, анда «Углерод материалларының табигый энергияче химик технологиясе» һәм «Химия җитештерүләрнең машиналары һәм аппаратлары» кебек белгечлекләр буенча укыту алып барыла[6].

2016 елның 17 мартында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Омск дәүләт техник университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм Омск дизайн һәм технологияләр университеты югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында университетларны структур бүлекчә сыйфатында кушып, терәк региональ университет төзү турында 223 номерлы боерык чыгара[7].

2018 елның 12 мартында Омск өлкәсенең таяныч университетының «Политехник» бассейнын ачу тантанасы epf, ул «Бердәм Россия» партиясенең «500 бассейн» проекты кысаларында төзелә. Аны тормышка ашыру барышында иң заманча материаллар һәм җиһазлар кулланылган.

Факультетлар[8] үзгәртү

 
ОмДТУ студентлары
  • Гуманитар белем бирү факультеты
  • Университетка әзерләү факультеты
  • Мәгълүмати технологияләр һәм компьютер системалары факультеты
  • Радиотехника факультеты
  • Сәнгать-технология факультеты
  • Транспорт, нефть һәм газ факультеты
  • Икътисад, сервис һәм идарә итү факультеты
  • Элита белем бирү һәм магистратура факультеты

Институтлар үзгәртү

 
Фәнни тикшеренүләр

Университет сигез институттан тора[9]:

  • Тормыш иминлеге институты
  • Хәрби-техник белем бирү институты
  • Дизайн, икътисад һәм сервис институты
  • Өстәмә һөнәри белем бирү институты
  • Читтән торып уку институты
  • Машина төзелеше институты
  • Нефть химиясе институты
  • Энергетика институты

Җитәкчелек[10] үзгәртү

Ректорлар
  • 1942–1951 — Л.В. Зак
  • 1951–1954 — И.А. Алексеев
  • 1954–1963 — Н.С. Севастьянов
  • 1963–1976 — А.К. Машков
  • 1976–1986 — Ю.В. Селезнёв
  • 1986–2007 — Н.С. Жилин
  • 2007–2015 — В.В. Шалай
  • 2015–2020 — А.В. Косых
  • 2020–х.в. — Д.П. Маевский
Президентлар
  • 2007–2013 — Н.С. Жилин
  • 2015–х.в. — В.В. Шалай

Танылган укучылар үзгәртү

  • Югары уку йортын тәмамлаучылар Омск өлкәсенең һәм Россиянең башка регионнарының күп кенә предприятиеләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә эшлиләр.
  • ru:Төркем: ОмДТУ чыгарылыш укучылары

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. YouTube Application Programming Interface
  3. Список опорных вузов в России пополнили 22 региональных университета. Интерфакс (18 апреля 2017).
  4. Вызов для вузов. Коммерсантъ (17 апреля 2017).
  5. По итогам второго конкурсного отбора программы создания опорных университетов 22 вуза станут опорными. Министерство образования и науки Российской Федерации (18 апреля 2017). әлеге чыганактан 2017-04-27 архивланды.
  6. В Омском техническом университете начался прием документов на обучение на базовой кафедре «Газпром нефти». Газпром нефть. әлеге чыганактан 2020-02-23 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  7. Приказ № 223 Минобрнауки России о реорганизации ОмГТУ и ОмУДТ. әлеге чыганактан 2016-10-10 архивланды.
  8. Факультеты и кафедры | Омский государственный технический университет. әлеге чыганактан 2010-12-25 архивланды.
  9. Институты и филиалы | Омский государственный технический университет. әлеге чыганактан 2010-12-18 архивланды.
  10. ОмГТУ: История университета. Омский Государственный технический университет. әлеге чыганактан 2020-12-21 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү