Олы Урсак авыл җирлеге
(Олы Урсак авылы җирлеге битеннән юнәлтелде)
Олы Урсак авыл җирлеге (рус. Большерусаковское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге - Олы Урсак авылы.
Ил | |
---|---|
Статус | |
Төбәк | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
авыл җирлеге башлыгы |
Рәүхат Зарипов |
Халык саны (2010) |
588 |
Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].
Җирлеккә дүрт авыл керә:
Исеме | авыл төре (рус телендә) | Халкы (2010) | Милли составы |
---|---|---|---|
Олы Урсак | авыл (село), үзәге | 360 | татарлар |
Кече Урсак | авыл (село) | 111 | татарлар, чуашлар |
Бушанча | авыл (село) | 65 | татарлар, чуашлар, руслар |
Чүкри-Алан | авыл (деревня) | 52 | татарлар |