Олы Елга авыл тарихы музее

Олы Елга авыл тарихы музее (рус. Музей истории села Большая Елга) — Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы. Олы Елга авылы, борынгы Кашан каласы тарихы белән таныштыра[1].

Олы Елга авыл тарихы музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Балык Бистәсе районы
Урын Олы Елга
Олы Елга авыл тарихы музее
Нигезләү датасы 1989
Урын 422640 ТР, Балык Бистәсе районы, Олы Елга, Октябрь ур., 25.
Директор Гөлфия Шириаздан кызы Гарипова
Хәтимә Асатулла кызы Солтанова
(филиал мөдире)
Сайт Балык Бистәсе музее сайты

Тарих үзгәртү

1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, Олы Елга авылы мәктәбендә музей оештырыла.

2011 елдан музейның юнәлеше үзгәртелеп, «Олы Елга авыл тарихы музее» исеме астында Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы булып теркәлә.

2012 елда музей мәдәният йортына күчерелә[2].

Экспонатлар үзгәртү

Музейда Олы Елга авылы тарихына, авылның күренекле кешеләренә, күмәк хуҗалык оешу чорына, сугыш һәм тыл батырларына багышланган бүлекләр бар.

Борынгы Кашан каласына кагылышлы аерым экспозиция бар. Борынгы әйберләр, иске акчалар, элекке көнкүреш кирәк-яраклары тупланган.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Роман Медников. В гостях у «большого брата». 2019 елның 24 июль көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 31.12.2015(рус.)
  2. Олы Елга мәдәният йорты турында мәгълүмат, archived from the original on 2019-07-24, retrieved 2019-07-24