Олег Морозов
Олег Морозов, Олег Виктор улы Морозов, рус. Морозов Олег Викторович (1953 елның 5 ноябре, Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — совет һәм РФ сәясәтчесе, РФ президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы (2012-2015), РФ Федераль Мәҗлесенең Федерация шурасы (РФ ФМ ФШ) әгъзасы (ТР президенты вәкиле) (2015 елның 29 сентябреннән). КПСС, «Бердәм Россия» сәяси фиркаләре әгъзасы.
Олег Морозов | |
---|---|
Туган телдә исем | Олег Виктор улы Морозов |
Туган | 5 ноябрь 1953 (71 яшь) ТАССР Казан |
Яшәгән урын | Зур Якиманка урамы[d], Мәскәү[1] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | ике кызы |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Сайт | www.morozov-ov.ru |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1953 елның 5 ноябрендә Казанда туган. «Җәмгыять белеме укытучысы, политолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлаган (1976), аспирантурада калдырылган. «Бөтендөнья социализм системасы илләренең үзара мөнәсәбәте турында көнбатыш интерпретацияләрен критик анализлау» темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1981). Аспирантураның читтән торып уку бүлегенә күчкәч, КДУ физика факультетында фәнни коммунизм кафедрасында ассистент булып эшли.
- 1983-1984 елларда Бонн университетының политология кафедрасында стажировка үтә.
- 1985 елда КДУ физика факультетында фәнни коммунизм кафедрасы доценты.
- 1986 елда КПСС Татарстан өлкә комитетының идеология бүлегенә эшкә күчә.
- 1987 елда Татарстан АССР Югары шурасы депутаты.
- 1989 елда Мәскәүгә, КПСС ҮК аппаратына эшкә алалар. Эшкә алганда әңгәмәне Геннадий Зюганов белән үтә. КПСС ҮК Генераль секретаре Михаил Горбачев аппараты башлыгының ярдәмчесе итеп билгеләнә, турыдан-туры башлыгы Валерий Болдин була. ГКЧП фетнәсе вакытында Мәскәүдән читтә була. Кайткач, эшсез калганын белә. Бераз вакыт таксист булып эшләп ала. Соңрак «Советская Татария» (хәзерге «Республика Татарстан») газетасында сәяси күзәтүче була. «Биотехнология» берләшмәсенә директор урынбасары булып урнаша.
- 1994 елның мартында Казанның Мәскәү сайлау округыннан РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайлана (Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән). Думада «Яңа регион сәясәте» (рус. Новая региональная политика) депутатлар төркеменә керә.
- 1995 елда янәдән РФ Дәүләт Думасына сайлана. «Россия регионнары» (рус. Регионы России) бәйсез депутатлар төркеме әйдәүчесе була.
- 1999 елда Думага өченче мәртәбә сайлана. «Россия регионнары» төркемен җитәкли. «Бөтен Россия» (рус. Вся Россия) блогы (Минтимер Шәймиев һ.б.) белән «Ватан» (рус. Отечество) блогын (Юрий Лужков) берләштерүгә көч куя.
- 2003 елда бер мандатлы округтан IV чакырылыш Думага сайлана, «Бердәм Россия» сәяси фиркасе фракциясенә керә, аның вәкиле буларак, парламент вице-спикеры итеп сайлана.
- 2007 елның октябрендә «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең федераль исемлеге буенча V чакырылыш Думага үтә. Дума рәисенең (Борис Грызлов) беренче урынбасары итеп сайлана.
- 2011 елның 4 декабрендә «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең регион исемлеге буенча VI чакырылыш Думага үтә. Дума рәисенең (Сергей Нарышкин) урынбасары итеп сайлана.
- 2012 елның 25 мае — 2015 елның 23 марты — РФ президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе
- 2015 март-сентябрь — Мәскәү дәүләт университеты каршындагы дәүләт төзелеше һәм идарәче кадрлар әзерләү буенча фәнни-белем бирү үзәгенең фәнни җитәкчесе.
- 2015 елның 29 сентябреннән РФ Федераль Мәҗлесенең Федерация шурасы (РФ ФМ ФШ) әгъзасы (РФ ФМ ФШда ТР президенты вәкиле).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2003 4 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2008 3 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2012 Хөрмәт ордены (РФ)
Гаиләсе
үзгәртүИкенче хатыны Земфира (Гобәйдуллина) (2008 елда өйләнешкәннәр), эшмәкәр.
- ике кызы: Арина (беренче никахыннан), Глафира . Оныклары Иван, Степан.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0