Олег Дроздов
Олег Алексеевич Дроздов (1909 елның 18 октябре — 2001) — совет галиме, географ, климатолог, география фәннәре докторы, профессор, Ленинград дәүләт университетының география факультетында климатология кафедрасы мөдире (1954—1989).
Олег Дроздов | |
---|---|
Туган | 18 октябрь 1909 яки 1909[1] Бүкрәш, Румыния |
Үлгән | 2001[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР Россия |
Әлма-матер | Казан университеты |
Һөнәре | географ, геофизик, метеоролог, келиматулыг, университет профессоры |
Гыйльми дәрәҗә: | география фәннәре докторы |
Гыйльми исем: | профессор |
Тормыш юлы
үзгәртүОлег Дроздов 1909 елның 18 октябрендә Бухарестта музыкантлар гаиләсендә туа. Яшүсмер елларын Казан шәһәрендә үткәргән.
1930 елда Казан университетын тәмамлый. Уку йортын тәмамлаганнан соң ССРБ гидрометеорология хезмәте оешмаларында эшли башлый, Казанда һәм Ленинградта эшли. Ленинградта ул Ленинград дәүләт университетының география факультетында климатология кафедрасын җитәкли. Кафедра белән 1954—1989 елларда җитәкчелек итә[2]. 1989 елдан профессор булып эшли башлый. Университетта педагогик эшчәнлеген А. И. Воейков исемендәге Төп геофизик обсерваториядә, ә соңрак Дәүләт гидрология институтының климат үзгәрү бүлегендә эшчәнлеге белән берләштергән[3].
Фәнни эшчәнлек
үзгәртүОлег Дроздов климатология, география, гляциометрология, табигый белемнең фәлсәфи мәсьәләре буенча 300дән артык фәнни хезмәт авторы. 12 монография һәм дәреслек авторы. География, гидрометеорология өлкәсендә энциклопедист. Берничә ел дәвамында Үзәк Азия бозлыкларында экспедиция күзәтүләре җитәкчесе булып эшләгән, гляциометеорологиядә тикшеренүләрнең заманча методикасына нигез салучы булып тора. Аның катнашында климат үзгәрү табигый һәм антропоген факторларның үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә фәнни мәктәп оештырыла. Хезмәтләре өчен ССРБ Дәүләт премиясенә лаек була. Аның 35 укучысы фәннәр кандидаты була, алар арасында 7се фәннәр докторы дәрәҗәсенә диссертация яклаганнар.
Аның исеме Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәтнең Мактау китабына кертелгән.
2001 елда вафат була.
Хезмәтләр
үзгәртү- Дроздов О.А. О свойствах интегрально-разностных кривых // Труды Государственной геофизической обсерватории. Выпуск 162. Ленинград, 1954.
- Дроздов О.А. Основы климатологической обработки метеорологических наблюдений. Ленинград, 1956.
- Дроздов О.А. (в соавторстве) Влагооборот в атмосфере. Ленинград, 1963.
- Дроздов О.А. Об изменении осадков Северного полушария при изменении температур полярного бассейна // Труды Государственной геофизической обсерватории. Выпуск 198. Ленинград, 1966.
- Дроздов О.А. Колебание уровня озер, как индикатор климата // Труды Государственной геофизической обсерватории. Выпуск 211. Ленинград, 1967.
- Дроздов О.А. (в соавторстве) Крупнейшие ледники Средней Азии — Федченко и Зеравшанский. Ленинград, 1967.
- Дроздов О.А. Интенсивность таяния снега, фирна и льда в горах в зависимости от температуры и солнечной радиации // Труды Государственной геофизической обсерватории. Выпуск 263. Ленинград, 1970.
- Дроздов О.А. Многолетние циклические колебания атмосферных осадков на территории СССР. Ленинград, 1971.
- Дроздов О.А. На философском семинаре географии географического факультета // Вестник Ленинградского университета. 1975. № 24.
- Дроздов О.А. Засухи и динамика увлажнения. Ленинград, 1980.
- Дроздов О.А. (в соавторстве) Антропогенные изменения глобального климата // Метеорология и климатология. 1981. № 8.
- Дроздов О.А. Формирование увлажнения суши при колебаниях климата // Метеорология и гидрология. 1981. № 4.
- Дроздов О.А. (в соавторстве) Климатология. Ленинград, 1989.
- Дроздов О.А. Влияние газового и аэрозольного состава атмосферы на температуру Северного полушария // География и современность. Выпуск 5. Ленинград, 1990.
- Дроздов О.А. О надежности использования прошлого для прогнозов водного режима на будущее // Водные ресурсы. 1992. № 4.
- Дроздов О.А. Изменение ледовитости полярных морей // Вестник Санкт-Петербургского университета. 1992. Выпуск 3.
Бүләкләр
үзгәртү- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены;
- ике Хөрмәт Билгесе ордены;
- ССРБ Дәүләт премиясе (1981).