Савченко Оксана Владимировна (10 октябрь 1990 ел) — Россия йөзүчесе, кыска дистанцияләргә йөзүдә 2008 елда үтә торган җәйге параолимпия уеннарының өч тапкыр чемпионы һәм рекордсмены, Лондонда үтә торган 2012 елгы җәйге параолимпия уеннарының биш тапкыр чемпионы һәм рекордсмены. 2006 елда дөнья чемпионы, 2007-2009 елларда Европа чемпионы, 2009 елда “кыска” суда йөзү буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы һәм рекордсмены, күп тапкырлар Россия чемпионы. 2010 елда дүрт тапкыр Дөнья чемпионы, 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә рекордсмен. 2011 елда IBSA бөтендөнья уеннарында җиде тапкыр чемпион һәм ике тапкыр көмеш медаль яулый (уеннар чикләрендә дөнья чемпионаты да үтә). 2011 елда дүрт тапкыр Европа чемпионы (ирекле стиль белән 100 метрлык дистанциядә үзенең дөнья рекордын яхшырта). Атказанган спорт мастеры. Сигез тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы.

Оксана Савченко
Туган 10 октябрь 1990(1990-10-10) (33 яшь)
Петропавловск-Камчатский, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре йөзүче

 Оксана Савченко Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Оксана Владимировна Савченко 1990 елның 10 октябрендә Петропавловск-Камчатский шәһәрендә яңа туган сабыйлар арасында сирәк очрый торган чир — ике күзендә дә глаукома белән туа. Табиплар тиз арада авыруны ачыкламый. Өч айлык Оксананың күз алмаларының үтә зур булуына әнисе игътибар итә. Җентекләбрәк тикшергәннән соң, табиблар глаукома чире булуын билгели. Дүрт айлык чагында Мәскәүгә операциягә китә. Гельмгольц исемендәге Мәскәү күз авырулары фәнни тикшеренү институтында Оксананың күзенә берничә операция ясыйлар. Уң күзнең күрү сәләтен кайтара алмыйлар. Оксананың сүзләре буенча, ул дөньяны бер күз белән күрергә өйрәнә. Авыруы аркасында Оксанага спортның авыр төрләре белән (чаңгы, җиңел атлетика, авыр атлетика) шөгыльләнү рөхсәт ителми. Шуңа да әнисе кызын бассейнга йөртергә карар кыла. 5 яшендә ул йөзү бассейнына йөри башлый. 2003 елда ул дөнья беренчелегендә үзенең тәүге җиңүен яулый. 2004 елда Оксана Россиянең параолимпия җыелма командасына эләгүгә кандидат була. 2006 елда җыелма команда составында ирекле стиль белән 50 метрлык дистанциядә дөнья чемпионатында җиңә.

Хәзерге вакытта Оксана Уфада яши. 18-нче СДЮСШОР-да Россиянең атказанган тренеры Тверяков Игорь Львович җитәкчелегендә шөгыльләнә[1]. Бүгенге көнгә аның исәбендә 8 алтын параолимпия медале, 35 алтын дөнья чемпионаты медале һәм 65 кә якын Россия чемпионатларының алтын медальләре бар. 2014 елның 7 мартында, Сочида кышкы Параолимпия уеннарын ачу вакытында, Паралимпия утын «Фишт» стадионы буйлап күтәреп үтә[2].

Спорт үзгәртү

2003 елдан бүгенге көнгә кадәр Россия чемпионы (75 тән арык төрле сыйфаттагы медаль, аларның 60-65-е алтын). Чемпионатлар, кубок өчен ачык ярышлар, 2004 елдан һәм бүгенге көнгә кадәр Европа беренчелеге (20-нән артык төрле медаль, аларның 17 се алтын). Чемпионатлар, дөнья беренчелекләре, шул исәптән 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр кыска суда (45 тән артык медаль, аларның якынча 39 ы алтын) ярышу аның көндәлек эшенә әверелә. 2008 елда Пекиндагы Паралимпия уеннарында Оксана 3 алтын медаль яулый. Оксана шулай ук Россиядә спортны үстергән өчен төрле бүләкләр белән бүләкләнә. «Ел спортчысы» номинациясендә җиңүче. Лондонда 2012 елгы Паралимпия уеннарында җиңүче (5 алтын медаль).

Белеме үзгәртү

Уфа дәүләт нефть-техника университетының механика факультетын янгын хәвефсезлеге һөнәре буенча белем ала. Башкорт дәүләт педагогия университетының физик культура факультетын тәмамлый. 2014 елда Башкортстан Республикасы Президентының Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең читтән торып уку бүлегенә укырга керә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Почет ордены (30 сентябрь 2009 ел) — за большой вклад в развитие физической культуры и спорта, высокие спортивные достижения на XIII Паралимпийских играх 2008 года в Пекине[3].
  • Дуслык ордены (10 сентября 2012 года) —за большой вклад в развитие физической культуры и спорта, высокие спортивные достижения на XIV Паралимпийских летних играх 2012 года в городе Лондоне (Великобритания)[4].
  • Салават Юлаев ордены.
  • Халыклар дуслыгы ордены
  • 2012 елда Россия Бизнес Академиясенең хатын-кызларның казанышларын җәмәгать тануы «Олимпия» милли премиясе лауреаты була

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

2010 елда Бердәм Россия партиясенә кабул ителә. 2013 елда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты итеп сайлана, сәламәтлек сагы, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы.

2016 елда VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар буенча «Бердәм Россия»партиясе үткәргән алдан тавыш бирүдә Белорет округы буенча 2-нче урынны, партия исемлеге буенча 15 нче урынны ала.

Сылтамалар үзгәртү