Окленд утраулары

Окленд утраулары (ингл. Auckland Islands) — Тын океанда урнашкан вулканик утраулар төркеме. Яңа Зеландия территориясе. Яңа Зеландиянең Көньяк утравыннан 450 км көньяктарак урнашкан.

Окленд утраулары
ингл. Auckland Islands
50°42′00″ ю. к. 166°5'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Утраулар саны8
Иң эре утрауОкленд
Гомуми мәйдан625,6 км²
ИлЯңа Зеландия Яңа Зеландия
Окленд утраулары (Тын океан)
Халык саны (2012 ел)0 кеше
ЮНЕСКО'ның «Бөтендөнья мирасы исемлеге» объекты
Субантарктик утраулар
Сылтама №877 Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегендә (en)
Критерийлар (ix)(x)
Кертү елы 1998  (22-нче сессия)
 Окленд утраулары Викиҗыентыкта

Мәйданы 625,6 км². Иң биек ноктасы — 660 м. Поляр яны океаник климаты, уртача еллык явым-төшемнәр саны — 1500 мм. Кәкреурманлык белән капланган. Хайваннар дөньясын яңазеланд диңгез арсланы, диңгез филе, диңгез мәчесе, пингвиннар һәм башкалар тәшкил итә.

Даими яшәүче халык юк. 1998 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.[1]

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү