Огдо Аксёнова

долган шагыйрәсе, долган язма әдәбиятына нигез салучы

Огдо Аксёнова, Огдо́ (Евдокия) Его́ровна Аксёнова (долг. Огдуо́ Его́ровна Аксёнова; 1936 елның 8 феврале, СССР, РСФСР, Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы, Боганида ― 1995 елның 14 гыйнвары, РФ, Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) районы, Дудинка) ― долган совет шагыйрәсе, долган язма әдәбиятына нигез салучы. 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы[1].

Огдо Аксёнова

Тугач бирелгән исеме: Огдуо Егоровна Аксенова
Туу датасы: 8 февраль 1936(1936-02-08)
Туу урыны: ССБР байрагы СССР, РСФСР, Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы, Боганида
Үлем датасы: 14 гыйнвар 1995(1995-01-14) (58 яшь)
Үлем урыны: РФ, Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) районы[d], Дудинка
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1969—1995
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, әкият, такмак
Иҗат итү теле: долган теле
Дебют: «Бараксан» ( 1973)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1936 елның 8 февралендә Красноярск крае Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы Боганида бистәсендә туган. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлаган. «Павел Чуприн» хикәясе өчен 1956 елда «Советский Таймыр» газетасы премиясенә лаек булган[2]. Мәктәптән соң Иркутскида педагогика институтына укырга кергән, ләкин авырып китеп, укырга туры килмәгән[1].

Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы Хатанга районы[d] Папигай[d] бистәсендә мәдәният хезмәткәре, Катырык, Жданиха, Новорыбная бистәләрендә укытучы-китапханәче, кызыл чум мөдире булып эшләгән. 1964 елда Красноярскида үзешчән сәнгать смотрында тамашачылар беренче тапкыр Аксенова җитәкчелегендә долган хатын-кызлары башкаруында «Боланнар биюе»н күрәләр. Ул туган долган телендә такмаклар, җырлар, аннары шигырьләр иҗат итә. Үзенчәлекле таланты «Бөтенсоюз үзешчән сәнгать смотры лауреаты» исеме белән билгеләнә. Совет властеның 50 еллыгына (1967) аны «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләклиләр[1].

1969 елда Норильск газетасы «Заполярная правда» Валерий Кравец[d] тәрҗемәсендә беренче шигырьләрен бастыра. «Заполярная правда» чыккач, Аксеновага шунда ук шигырьләрен популяр «Работница»[d] журналында бастырып чыгарырга тәкъдим итәләр.

1970 елда Аксенова башлангычы белән Хатангада барганчылар түгәрәге эшли башлаган[1].

Соңрак шигырьләрен һәм әкиятләрен долган телендә бастыру идеясе туа. Якутск полиграфистлары долган теленең үзенчәлеген исәпкә алырлык кирәкле шрифтлар сайларга вәгъдә итәләр. «Бараксан» китабы 1973 елда басылып чыга[1].

Икенче китабын тулысынча җырларга нигезләнеп төзергә тели. Ул аны «Долган җырлары» дип атый. Красноярск композиторы Леонид Масленников долганнарның барлык көйләрен беренче тапкыр нотага төшерә[1].

Язучы һәм тәрҗемәче Валентин Берестов[d] (1928―1998) тәкъдиме белән Мәскәү язучысы Леонид Яхнин[d] (1937―2018) белән таныша, ул аның шигырьләрен һәм балалар өчен әкиятләрен русчага тәрҗемә итә башлый. Валентин Берестов тырышлыгы белән «Малыш» нәшриятында балалар өчен «Морошка» китабы басылып чыга[1].

1977 елда Мәскәүдә Югары әдәби курсларга укырга кергән[3]. Югары әдәби курсларда долган язуы проблемаларына җитди мөрәҗәгать итә. 1978 елның мартында үзенең беренче тәрҗемәчесе Валерий Кравецка язган хатында ул башка халыкларның тәҗрибәсен исәпкә алырга теләвен белдерә: «Хәзер үбезнең әлифба белән тыгыз шөгыльләнә башладым. Якутлардан биш һәм казакълардан ике хәреф алырга телим».

Үз әлифбасының беренче проектын 1978 елның ахырына әзерләп бетерә. Аның варианты Новосибирск филологларында хуплау тапкан.

1979 елда долган әлифбасы[d] расланган[4]. Бер елдан соң җитәкчелек Дудинка мәктәпләренең берсендә беренче сыйныф укучыларын Аксенованың кулъязма әлифбасы буенча эксперименталь укытуны оештырырга рөхсәт итә. 1983 елда Красноярск полиграфистлары ротапринтта Аксенова дәреслекләренең дүртенче вариантын бастыралар, аның буенча Таймыр округының алты мәктәбе шөгыльләнә башлый. 1990 елда «Просвещение»[d] нәшрияты Аксенованың долган әлифбасының җиденче версиясен чыгара, ул хакимиятнең рәсми танылуын ала[5].

1980 елдан Таймыр округы радиосының милли бүлегендә (Таймырның кече халыклары телләрендә милли тапшырулар бүлегендә) өлкән мөхәррир булып эшләгән[1].

1980-еллар дәвамында башлангыч мәктәп өчен дүрт мең сүзгә исәпләнгән «Долган теле сүзлеге»н төзү һәм егерме мең сүз кергән академик сүзлек өчен Томск галимнәре материалларын тикшерү белән шөгыльләнә[1].

Гомеренең ахырында Аксенова долганнарның иске йола поэзиясенә кайтырга карар итә.

1995 елның 14 гыйнварына каршы төндә вафат булган[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1996 елдан Таймырда Огдо Аксенова исемендәге әдәби конкурс үткәрелә[1]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү