Сафин урамы (Казан)

(Нәкыйп Сафин урамы битеннән юнәлтелде)

Сафин урамы, Нәкыйп Сафин урамы (рус. улица Сафина, улица Накипа Сафина) — Казанның Киров районындагы (Урман арты торак массивы) кечкенә урам. Урман арты урамы белән киселештә башланып, квартал эчендә, Совхоз тыкрыгы белән киселештә тәмамлна. Советлар Берлеге Каһарманы Нәкыйп Сафин (1921-1987) исемен йөртә.

Сафин урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан

Тарих үзгәртү

Элекке исеме — Совхоз урамы. 2005 елда, Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән, Советлар Берлеге Каһарманы, ике Ленин ордены, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, Яшел Үзән районында совхозда директор булып эшләгән һәм әлеге урамда яшәгән Сафин Нәкыйп Сафа улы истәлегенә Совхоз урамы атамасы Сафин урамы дип үзгәртелә[1][2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү