Нурлыгаян Байтирәков

Нурлыгаян Байтирәков (Нурлыгаян Нуриәхмәт улы Байтирәков, 28 ноябрь 1890(1890-11-28), Шланлыкүл, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе17 май 1974(1974-05-17) (83 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — хирург, медицина хезмәте полковнигы (1959), РСФСРның атказанган табибы (1957), Башкорт медицина техникумы диреторы (1926-1930).

Җенес ир-ат
Хезмәт итүе СССР
Туу датасы 28 ноябрь 1890(1890-11-28)
Туу урыны Шланлыкүл, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 17 май 1974(1974-05-17) (83 яшь)
Үлем урыны Уфа, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Уфа мөселман зираты
Һөнәр төре офицер
Эш урыны Башкорт дәүләт медицина университеты
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Хәрби дәрәҗә полковник
Сугыш Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, Совет-фин сугышлары[d] һәм Алман-совет сугышы
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены Хөрмәт Билгесе ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены заслуженный врач РСФСР

Биографиясе үзгәртү

Нурлыгаян Нуриәхмәт улы Байтирәков 1890 елның 28 ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бүздәк районы) Шланлыкүл авылында туган. Уфа гимназиясендә белем ала. Патша армиясенә чакырыла, Себер полкында кече хәрби табиб булып хезмәт итә, Беренче дөнья сугышында катнаша.

1917 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. 1918-1919 елларда Тамбов губерна сәламәтлек саклау бүлеге мөдире вазифасына сайлана.

1922 елда Башкортстан АССР-ының Халык комиссарлары советы тарафыннан Уфа шәһәр сәламәтлек саклау бүлегендә дәвалану бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. 1923-1938 елларда Беренче совет дәваханәсенең баш табибы вазифасын башкара. 1926-1930 елларда бер вакытта Башкорт медицина техникумы директоры вазифасына сайлана һәм Башкорт дәүләт медицина институтында укыта.

1935 елда республикада тәүгеләрдән булып йөрәккә, соңрак — баш һәм арка миләренә уңышлы нейрохирургик операцияләр ясый.

1939 елдан Кызыл Армиядә хезмәт итә, Совет-фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград фронтында — хәрби-санитар поездның медицина бүлеген җитәкли. 1941-1945 елларда 3-нче Белоруссия фронтында хәрби госпитальләр начальнигы вазифасын башкара.

1946-1960 елларда Башкортстан АССРы Эчке эшләр министрлыгының медицина хезмәтен җитәкли.

1974 елның 17 маенда Уфа шәһәрендә вафат була, татар зиратында җирләнә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Мыздрикова Г. Ю., Скачилов В. А. Нурыл-Ғаян Нуриәхмәт улы Байтирәков Нурлығаян Нуриәхмәт улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.