Нурлан Нурумов (14 сентябрь 1958 ел) — табиб, медицина фәннәре докторы, Парм Университеты профессоры, Ska - Sky Company җитәкчесе, профессор IMAR VIP CLINIK профессоры[1].

Нурлан Нурумов
Туган 14 сентябрь 1958(1958-09-14) (65 яшь)
Казакъстан
Ватандашлыгы  Казакъстан
Әлма-матер Медицинский университет[d]
Һөнәре табиб

Биографиясе үзгәртү

Нурлан Марат улы Нурумов— милләте казакъ, табиб.

Казакъстан Республикасының Көньяк Казакъстан өлкәсендәге Ачисай бистәсендә туган. Атасы Марат Нурумов - тау инженеры, 100 гыйльми хезмәт авторы. Улын да үзенең һөнәре буенча китәр дип ният иткән.

Ләкин Нурлан кече яшьтән табиб булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алматы дәүләт медицина институтының хирургия факультетына укырга кергән.Укуын уңышлы тәмамлап, Казакъстанның хирургия буенча гыйльми-тикшеренү институтында (КазНИИхирургия) хирург булып эшли башлый.

Тормыш юлы үзгәртү

Сәләтле яшь хирургны һөнәрен камилләштерү максатында башта 1984 елда Украинадагы Харьков каласына, аннары 1986 елда Мәскәүгә җибәрәләр.


1989 елга Нурлан Нурумовның 15 фәнни хезмәте дөнья күрә. Һәм перспективалы галим буларак, Нурумовны, ССРБ һәм Италия табиблары арасында тәҗрибә белән уртаклашу максатында, Италиядәге Ватикан патронатына караган Сондрио кала госпиталенә юнәлтәләр. Нурлан Марат улы бу госпитальдә йөрәккә операцияләр ясый.

Яшь казакъ белгеченең югары профессиональ күнекмәләрен, интеллектуаль потенциалын Италия медицина элитасы күреп ала.

Аны Рим Папасы Иоанн Павел II индульгенциягә кабул итә. Рим Папасы аның исеме Нурның мәгънәсенә төшенә һәм яшь табибка халыкны «нур һәм су белән дәвала» дип киңәш бирә.

Чехиядәге Карловы Вары курорт каласына килә. Биредә санитар-курорт медицинасы буенча тикшеренүләр башлый.

IMAR VIP KLINIK итальян клиникасы белән бергә Германиядә, Италиядә, Рәсәйдә, Монголиядә, Төркиядә, Кытайда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Казакъстанда эстетик медицина үзәкләре ача.

Төрле илләрдә элек һәм хәзер яшәгән гарәп, кытай руханиларының, аурупа табибларының, дәвалаучыларның медицина буенча трактатларын өйрәнә. Аларның хезмәтләрендә үләннәр, табигать, җиһан турындагы тирән фикерләр, файдалы киңәшләр белән таныша.

2005 елда Мәскәү шәһәрендә докторлык диссертациясе яклый.

Нурлан Марат улы сәламәт һәм актив иҗади тормыш алып бара. Павел Иванович Пещерский һәм башка ижатташ дуслары белән дөньяның 5 континентында үскән 189 үлән-үсемлекләрдән салкын алым белән сыгып чыгарылган сулардан үзенчәлекле «Pavloff Spring» концентратын булдырган. Нурлан Марат улы фитосу, бальзам һәм эликсир җитештерү буенча яңа технологияләр өстендә эшли[2].

Казанышлары үзгәртү

1993 елда Италиядәге Парма университетының «Вотта» клиникасында профессор исеменә лаек була

• Медицина фәннәре докторы (2005 ел)[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

• «Вотта» клиникасы профессоры (1993)

  • Медицина фәннәре докторы (2005)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Нурумов Нурлан Нуруллович(үле сылтама)
  2. Нурумов Нурлан Нуруллович(үле сылтама)
  3. Профессор Нурумов Нурлан Маратович, archived from the original on 2022-01-06, retrieved 2022-05-12 

Сылтамалар үзгәртү