Норайр Сисакян

Норайр Мартиросович Сисакян (әрм. Սիսակյան Նորայր Մարտիրոսի; 1907 елның 12 гыйнвары (25 гыйнвары), Аштарак, Ирәван губернасы1966 елның 12 марты, Мәскәү, ССРБ) — совет биохимигы.

Норайр Сисакян
ArmenianStamps-422.jpg
Туган телдә исем әрм. Սիսակյան Նորայր Մարտիրոսի
Туган 12 (25) гыйнвар 1907
Аштарак[d], Эчмиадзинский уезд[d], Ереван губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 12 март 1966(1966-03-12)[1] (59 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the USSR (1936-1955).svg СССР
Әлма-матер Ереван дәүләт университеты[d] һәм Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре химик, биолог, тереклек химиячесе
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Балалар Сисакян, Иосиф Норайрович[d], Сисакян, Алексей Норайрович[d] һәм Будагова, Людмила Норайровна[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d] (1940)
Гыйльми исем: профессор, ССҖБ ФА академигы[d], Действительные члены НАН Армении за всю историю существования[d], профессор[d] һәм академик АН СССР[d]

Commons-logo.svg Норайр Сисакян Викиҗыентыкта

ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1960 елның 10 июненнән; 1953 елның 23 октябреннән әгъза-корреспондент), Әрмән ССР Фәннәр академиясе академигы (1965 елдан; 1945 елдан әгъза-корреспондент).

Төп хезмәтләре матдәләр алмашу процессындагы ферментларның эш законнарын өйрәнү, үсемлекләрнең корылыкка каршы биохимиясе, техник биохимия, космик биологиягә багышланган.

Тормыш юлыҮзгәртү

1932 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен(рус.) тәмамлый.

1935 елдан А. Н. Бах исемендәге Россия Фәннәр академиясе Биохимия институтында эшли (шул үк вакытта — Мәскәү дәүләт университеты профессоры).

1959—1963 елларда ССРБ ФА Биологик фәннәр бүлеге академигы-секретаре. 1960 елдан — ССРБ ФА Президиумы әгъзасы. 1963 елдан ССРБ ФА Президиумының баш гыйльми секретаре.

1965 елдан — Халыкара астронавтика академиясе вице-президенты, галимнәрнең Пагуош хәрәкәтендә катнашучы.

Россия физигы, Россия Фәннәр академиясе академигы Алексей Сисакянның әтисе.

Фәнни эшчәнлекҮзгәртү

Норайр Сисакян фәнни эшчәнлеген 1932 елда башлый. Аның беренче әсәрләре шикәр чөгендерендә шикәр туплау процессында фосфор туклануның мөһимлеге белән бәйле була. 1936 елда ул «Шикәр чөгендерендә шикәр җыю процессында фосфор роле» диссертациясен яклый. Академик Алексей Николаевич Бах аның җитәкчесе була[2].

1940 елда «Үсемлекләрнең корылыкка чыдамлыгының биохимик характеристикасы» темасына докторлык диссертациясен яклый. Сугыш вакытында техник биохимия мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ул илдә беренче булып күзәнәк структураларның функциональ биохимиясен өйрәнә. Норайр Мартиросович космик биологиягә нигез салучыларның берсе булып тора[3].

Совет галим-медиклары алдында мөһим бурыч тора: кеше организмына ионизацияләүче нурланышларның төрле төрләренең йогынтысы дәрәҗәсен бәяләү, шулай ук организм өчен мөмкин булган куркынычларны киметүче ысулларны табу. Норайр Сисакян фәнни чараларны оештыручы була: ул эшләгән тикшеренүләр программасы һәм аңа биологиянең төрле юнәлешләрендәге әйдәп баручы белгечләрне җәлеп итү сәбәпле, бурычны хәл итү эше нәтиҗәле һәм интенсив алып барыла. 10 тикшеренү лабораториясе оештырыла. Норайр Сисакян беренче космонавтларны сайлап алуда катнаша, шулай ук кандидатларны сайлап алу һәм әзерләү критерийларын билгеләүдә мөһим роль уйный. Соңрак ул космонавтларның очышка әзерлеген тикшерү комиссиясен җитәкли.

Норайр Мартиросович уртак совет-америка «Союз-Аполлон» программасына үз өлешен кертә, ул сөйләшүләрнең башлангыч этабында аны тормышка ашыруда мөһим өлеш кертә.

ЮНЕСКОҮзгәртү

1964 елда ул ЮНЕСКО Генераль конференциясенең ХІІІ сессиясе рәисе итеп сайлана. Үзенең авторитеты белән Норайр Мартиросович ССРБның халыкара абруена уңай йогынты ясый[2].

БүләкләрҮзгәртү

  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнгән (1945 елның 10 июне, 1954 елның 27 марты, 1961 елның 17 июне);
  • Хөрмәт Билгесе ордены;
  • «Протоплазма структураларының ферментатив активлыгы» фәнни хезмәте өчен өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1952);
  • ССРБ ФА А. Н. Бах исемендәге ике премия (1950, 1966);
  • Илья Мечников исемендәге ССРБ ФА премиясе (1951).

ХәтерҮзгәртү

  • Айдагы кратер Сисакян исеме белән аталган.
  • Аштарак (Әрмәнстан) шәһәрендәге 5 нче номерлы мәктәп аның исеме белән аталган.
  • Әрмәнстанда Сисакянга багышланган почта маркалары чыгарыла.
  • Мәскәүдә А. Н. Бах исемендәге Биохимия институты бинасында мемориаль такта урнаштырылган.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Сисакян Норайр Мартиросович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 2,0 2,1 Академик Сисакян. Человек с учащенным пульсом. noev-kovcheg.ru
  3. Космическая медицина Норайра Сисакяна.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Норайр Мартиросович Сисакян, М., 1967 (АН СССР. Материалы к биобиблиографии учёных СССР. Серия биологических наук. Биохимия, в. 5)
  • Сисакян Н. М. Проблемы биохимии и космической биологии. — М.: Наука, 2010. — 685 с. — («Классики науки»).

СылтамаларҮзгәртү