Нократ татарлары сүзлеге

Вятка татарлары сүзлеге (рус. «Перевод, учиненный в Вятском намесническом правлении татарского разговора 286-ти слов на их языке и их письмом с подписанием тех же самых и российскими буквами»[1]) — Федор Попов тарафыннан 1780-елларда төзелгән сүзлек.

Тасвирламасы үзгәртү

Бу кулъязма 286 сүздән тора, стандарт форматта, барлыгы 11 бит, кәгазе яхшы сакланган.    Һәр биттә 4 графа сызылган. Башта тәртип номеры һәм русча лөгатьлек, аннан шуның татарча тәрҗемәсе гарәп хәрефләре белән  язылган,   шул ук сүзләр транскрипциясе белән дә  бирелгән.  Язуы бик ачык җиңел  укыла.

 Мондагы рус сүзләре һәм гарәп хәрефләре белән бирелгән татар сүзләре бер кеше тарафыннан, бер үк каләм белән язылган булырга тиеш. Чөнки хәрефләрне язгандагы басым, сызыкларның юнәлеше, каләмнең йөреше һәр ике тел язмасында бер төслелекне күрсәтәләр. Димәк, бу сүзлекне төзүче Федор Попов татар телен яхшы белгән, гарәп хәрефләре белән татарча яза  алган.

 Бу сүзлекнең лөгатьлегендә Паллас сүзлеге лөгатьлеге белән лексик охшашлык бар. Сүзләр саны да бер үк — 286. Ләкин Паллас лөгатьлегендә сүзләр, мәгънәләренә карап, бер тирәгә җыеп бирелгәннәр, ә Попов сүзлегендә бу тәртип сакланмаган.

Кулланылган әдәбият үзгәртү

  • СССР Фәннәр Академиясе архивы, кулъязмалар бүлеге, А. М. Шегрен архивы, фонд   94,   оп.  2,  № 106.

Искәрмәләр үзгәртү