Ногъман Ишкилдин
Ишкилдин Ногъман Ваһап улы (1904 ел — 12 декабрь 1988 ел[1]) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, рядовой, кызылармеец. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1985)[2].
Ногъман Ишкилдин | |
---|---|
Туган | 1904 Миңдегол, Киекбай авыл шурасы[d], Бөрҗән районы |
Үлгән | 12 декабрь 1988 Иске Собхангол, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР[d] СССР |
Һөнәре | коневод |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Хәрби дәрәҗә | рядовой[d] |
Биографиясе
үзгәртүНогъман Ваһап улы Ишкилдин 1904 елда хәзерге Башкортстанның Бөрҗән районы Миңдегол авылында туа. 1942 елда Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафына алына. Дивизия комиссары Сәгыйть Әлибаевның шәхсән ат караучысы булып хезмәт итә[3]. Сугыштан соң Сәгыйть Әлибаев еш кына Иске Собхангол авылына яудашын күрергә килә.
Ногъман Ваһап улы курайда уйнаган. Ул дивизия курайчыларын ике рәткә тезеп куюларын һәм азат ителгән торак пунктларга курай көе астында керүләрен хәтерли.
Сугышчы 1946 елда запаска чыгарыла.
Ветеран 1988 елның 12 декабрендә Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында вафат була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ишкильдин-Нугуман-Вагапович, archived from the original on 2021-06-08, retrieved 2021-07-20
- ↑ Память народа. Ишкильдин Нугуман Вагапович
- ↑ Шаймуратовцы. ИШКИЛЬДИН Нугуман Вагапович
Сылтамалар
үзгәртү- Шаймуратовцы. ИШКИЛЬДИН Нугуман Вагапович(рус.)(Тикшерелгән 13 июль 2021)
- Воины-кавалеристы 112-ой башкирской кавалерийской дивизии, призванные Бурзянским РВК 2021 елның 3 июнь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 13 июль 2021)
- Память народа. Ишкильдин Нугуман Вагапович(рус.)(Тикшерелгән 13 июль 2021)