Новосибирск татарлары (газета)
«Новосибирск татарлары» ― 2019 елның октябреннән Новосибирскида татар һәм рус телләрендә А3 форматында 4 полосада чыгучы айлык газета. Гамәлгә куючылары ― Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар мәдәни үзәге.
Новосибирск татарлары | |
Tөр |
айлык газета |
---|---|
Формат |
А3 |
| |
Гамәлгә куючы |
Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе |
Нәшер итүче |
Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге |
Баш мөхәрир |
Виктория Эдуард кызы Купцова |
Нигезләнгән |
2019 |
Тел | |
Төп офис |
630112 Новосибирск, Селезнев ур., 46 |
| |
Веб-сайт: tatarseber.ru |
Тарих
үзгәртү2019 елга кадәр Новосибирск өлкәсе татарларының даими мәгълүмат чарасы булмаган. 2009 елдан яшьләр өчен елга 1 тапкыр рус телендә А4 форматында «Алтын йолдыз» газетасы чыгарылган[1].
«Новосибирск татарлары» беренче санынннан ук кәгазьдә дә, электрон форматларда да тарала, өлкә милли-мәдәни үзәге, төбәк татар милли автономиясе сайтына (tatarseber.ru) куела.
Аудитория
үзгәртү«Новосибирск татарлары» газетасының мәкаләләр географиясе өлкәнең татарлар яши торган барлык районнарын (алар ― унау) иңли. Өлкә районнарында татарлар яши торган 44 авыл һ. б. торак пункты бар. Язмалар җирле татар аудиториясе өчен генә түгел, киң катлау укучылар өчен дә кызыклы.
Мөхәрият
үзгәртүБаш мөхәррир ― Виктория Эдуард кызы Купцова, Симәй педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаган. «Арна» газетасында журналист булып эшләгән. Өй компьютеры ярдәмендә Симәйдә «Җидепулат татарлары» газетасын чыгара башлаган. Симәйдән Новосибирскига күчеп килгәч, татар газетасын нульдән башлап оештыру сәләтенә һәм тәҗрибәсенә ия булган Виктория Эдуард кызына өлкә татарлары өчен газета чыгаруны ышанып тапшырганнар.
Хезмәттәшләре ― Дания Бисерова, Ралия Галиева, Әмир Гәрәев, Равза Тихомирова.
Әдәбият
үзгәртү- Рузия Сафиуллина. Новосибирск татарлары. «Идел», 2021 ел, март, 61-63нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- газета-новосибирск-татарлары 2021 елның 1 март көнендә архивланган.
- «Новосибирск татарлары». 2020 елның 29 октябрь көнендә архивланган. БТК
- Новосибирские татары. ВКонтакте
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Газета «Ак йолдыз» 2021 елның 1 март көнендә архивланган.(рус.)