Нияз Габделхан улы Нәбиев (1989 елның 31 марты, Казан, РСФСР, СССР) — Россия спортчысы (ике төр ярышы). 2010 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнашучы, 2011 һәм 2015 елгы кышкы Универсиаданың бакыр призёры. Россиянең спорт мастеры.

Нияз Нәбиев
Туган 31 март 1989(1989-03-31) (34 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Солидарлык урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре ике төр чаңгы ярышчысы

Тормыш юлы үзгәртү

Нияз Нәбиев 1989 елның 31 мартында Казанда туган. Казан шәһәренең чит телләрне тирәнтен өйрәнә торган 84 нче урта гомуми белем мәктәбен тәмамлый. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физик культура факультетын тәмамлаган. Казан шәһәренең 7 нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (чаңгы ярышлары) Айдар Илдар улы Хөснетдиновта шөгыльләнә.

Спорт карьерасы үзгәртү

Яшүсмерләр дәрәҗәсендә Нияз Нәбиев ике тапкыр Россия чемпионы, шулай ук Россия укучыларының III кышкы Спартакиадасында чаңгы ярышлары буенча абсолют җиңүче була.

2010 елда Россия җыелма командасы составында Ванкувердагы кышкы Олимпия уеннарында катнаша[2]. Нәбиевнең беренче старты 14 февральдә булырга тиеш булса да, тестларны узганнан соң, гемоглобин югары дәрәҗәдә булу сәбәпле, ярышларда катнашудан 5 көнгә читләштерелә[3]. 16 февральдә кабат анализ үткәрелә. Анализ Россия спортчысының гемоглобин дәрәҗәсе нормага килгәнен һәм Нәбиев ярышларда катнашуга кертелергә тиеш дип күрсәтә[4]. 25 февральдә зур трамплиннан сикерү һәм 10 километрга узышуда катнаша. Сикерү өлешеннән соң Нияз 26 нчы урында була, әмма Нәбиевнең чаңгы ярышы уңышлы узмый. Финишка нибары 43 нче килә.

2011 елда Нәбиев үзенең беренче зур бүләген ала. Төркиянең Эрзурум шәһәрендә узган кышкы Универсиадада Дамир Хинсертдинов һәм Денис Исайкин белән Россиянең икенче җыелма командасы составында эстафетада бакыр медаль яулый[5].

Өч Дөнья чемпионатында катнаша. Нияз карьерасында иң яхшы нәтиҗә — 2011 елда Ослода узган Дөнья чемпионатында нормаль трамплиннан сикерү һәм 10 км га узышуда 40 нчы урын.

2012/2013 сезонында карьерасында беренче тапкыр дөнья Кубогы исәбенә очколар җыя ала. 2012 елның 1 декабрендә Финляндияның Куусамо шәһәрендә узган этапта 28 нче урынны ала, бу аңа 3 очко китерә һәм сезон нәтиҗәләре буенча Дөнья Кубогының гомуми зачетында 66 нчы урынны алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Нәбиев бу сезонда очколар җыя алган бердәнбер россияле була. Континенталь Кубокта Нәбиевнең иң яхшы казанышы — 2010/2011 сезоны нәтиҗәләре буенча 30 нчы урын.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://ziteli.info/kazan
  2. ОКР огласил состав сборной России на Олимпиаде в Ванкувере(үле сылтама)
  3. Российский двоеборец Нияз Набеев отстранен от соревнований
  4. Набеев допущен к старту в Ванкувере
  5. Победа российских двоеборцев в Эрзуруме!(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү