Нина Попова
Нина Георгиевна Попова (1945 елның 20 марты, Бөгелмә, Татарстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия театр, кино һәм телевидение актрисасы. РСФСРның атказанган артисты (1984).
Нина Попова | |
---|---|
Туган | 20 март 1945 (78 яшь) Бөгелмә, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | МСАТ мәктәп-студиясе[d] |
Һөнәре | актёр, театр актеры |
Җефет | Брожовский, Борис Львович[d] |
Тормыш юлыҮзгәртү
Нина Попова 1945 елның 20 мартында Бөгелмәдә туа.
1966 елда МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлый (курс җитәкчесе — Александр Михайлович Карев). Шул ук елдан башлап Попова Борис Равенских чакыруы буенча килгән Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый[1]. Шулай ук Яблочкин исемендәге Үзәк актёрлар йортында да уйный.
Экраннарда аның «Көннән-көн» совет телесериалында Женя Якушева образы аеруча танылган[1]. Кинода дебюты Владимир Беренштейнның «Нейтраль сулар» фильмында Ирина ролен башкарганда була.
БүләкләрҮзгәртү
- РСФСРның атказанган артисты (1984);
- «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале (1997);
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2001);
- Курский һәм Рыльский Митрополиты Рәхмәт хаты (2016);
- Мәскәүгә лаек хезмәте өчен аерым хөрмәтләү билгесе (2017);
- «Хезмәт ветераны» медале (2010);
- Дуслык Ордены (2020);
- «Рус классикасын Ватан сәхнәсендә саклаган өчен» РСФСРның халык артисткасы Лозицкая исемендәге диплом (2020).
ИскәрмәләрҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Нина Попова театр сайтында
- Нина Попова(ингл.) Internet Movie Database сайтында