Зефиров Николай Серафимович (13 сентябрь 1935 ел — 28 апрель 2017 ел) — СССР һәм Россия галиме, химик-органик. РФА академигы. Башкортстан Республикасының почетлы академигы (1991), химия фәннәре докторы (1965), профессор (1971). СССРның Дәүләт (1989), Россия Федерациясенең Дәүләт (2000), СССРның Министрлар Советы (1987), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең (2003), М .В. Ломоносов исемендәге. (1983), А. М. Бутлеров исемендәге (1994) премияләре лауреаты. «Хөрмәт Билгесе» (1985), Почет (2001), Дуслык (1995) орденнары кавалеры.

Николай Зефиров
Туган телдә исем рус. Никола́й Серафи́мович Зефи́ров
Туган 13 сентябрь 1935(1935-09-13)
Ярославль, РСФСР, СССР
Үлгән 28 апрель 2017(2017-04-28) (81 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның химия факультеты[d]
Һөнәре тикшеренүче
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Николай Серафимович Зефиров 1935 елның 13 сентябрендә Ярославль шәһәрендә туган. Атасы — Серафим Николаевич (1914 елгы). Әнисе — Прасковья Георгиевна — кыз фамилиясе Вдовина (1900 елгы).

1953-1958 елларда Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында белем ала. Диплом эшен органик химия кафедрасында профессор Ю. К. Юрьев җитәкчелегендә эшли. Университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм шунда ук эштә калдырыла. 1961 елда — кандидатлык диссертациясе (җитәкчесе Ю. К. Юрьев), ә 1966 — докторлык диссертациясе яклый. 1970-1971 елларда Принстон университетында (АКШ) стажировка үтә.

Мәскәү дәүләт университетында кече гыйльми хәзмәткәр вазифасыннан (1958-1961) профессор (1973) дәрәҗәсенә кадәр үсә. 2015 елдан химия факультетында үзе булдырган медицина химиясе һәм органик химиясе кафедрасы мөдире була. Аның җитәкчелегендә 50-дән артык кандидатлык диссертациясе, 20 докторлык диссертациясе яклана.

Бер үк вакытта 1987 елдан башлап РФАның Н. Д. Зелинский исемендәге Органик химия институтында лаборатория мөдире, 1989 елдан — РФА‑ның Физиологик актив матдәләр институты (Мәскәү өлкәсе Черноголовка бистәсе) директоры. Фәнни эшчәнлеге стереохимия һәм конформацион анализ өлкәсендәге тикшеренүләргә, молекулаларның реакциягә халәтенең аларның структурасына бәйле булуын өйрәнүгә багышланган. Зефиров тарафыннан молекулаларның тотрыксыз конформацияләрен стабильләштерүгә эффектлар ачыла; гетеро‑ һәм полициклик берләшмәләрнең полифункциональ чыгарылмаларын алу ысуллары эшләнә; электрофиль кушылу реакцияләрендә стереоконтрольнең яңа концепциясе билгеләнә, циклопропан структуралар классы ачыла, органик синтезлауга яңа реагентлар, шул исәптән Зефиров реагенты кертелә.

СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (29 декабрь 1981), 1987 елның 23 декабреннән — академик. International Academy of Mathematical Chemistry Халыкара математик химиясе мөхбир әгъзасы. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе (1989 елдан мөхбир әгъзасы); Россия табигый фәннәр академиясе әгъзасы (1991)[1], «Йодны файдалану буенча Җыелыш» халыкара академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия медицина химиясе җәмгыяте әгъзасы, Д. И. Менделеев Химия җәмгыяте әгъзасы; Америка химия җәмгыяте әгъзасы.

Зефиров җитәкчелегендә органик берләшмәләрнең структурасын компьютерда модельләү программалары төзелгән. Башкортстан галимнәре белән берлектә яңа фәнни юнәлеш булдыра — органик берләшмәләрнең, шул исәптән полихлорциклоалкаларның, скелетта төркемнәр үзгәрешен өйрәнү өчен ЭВМ файдалану. Органик химиядә яңа реакцияләрне һәм реагентларны эшләү, максатка ярашлы берләшмәләрне юнәлешле синтезлау буенча фәнни мәктәпкә нигез салучы.

1300‑дән артык фәнни хезмәт авторы. 1989-1991 елларда «Журнал органической химии» («Органик химия журналы»), 1986 елдан алып «Химик энциклопедия» нәшрият йортының баш мөхәррире.

2017 елның 28 апрелендә Мәскәү шәһәрендә вафат була. Троекуров зыяратында җирләнгән (25 участок).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • 1967, 1974, 1977, 1978, 1982 — Д. И. Менделеев исемендәге ВХО премияләре
  • 1983 — Ломоносов исемендәге МДУ-ның Ломоносов премиясе һәм медале
  • 1985 — «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • 1986 — ВДНХ-ның Алтын медале
  • 1987 — СССР Министрлар советы Премиясе
  • 1986 — СССРның Югары белем бирү министрлыгы премиясе
  • 1989-1989 елгы СССР дәүләт премиясе — фән һәм техника өлкәсендә (30 октябрь 1989 ел)[2]
  • 1993 — Structure Chemical Trust Association Award
  • 1994 — А. М. Бутлеров исемендәге премия  — органик стереохимия өлкәсендә эш циклы өчен
  • 1995 — Prize International Agency агентлыгы халыкара «Фән» премиясе — «Фәннәр академиясе докладлары» журналындагы иң яхшы басма өчен
  • 1995 — Дуслык ордены (21 июнь 1995 ел)[3]
  • 2000 — Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе (26 декабрь 2000 ел)[4]
  • 2001 — Хөрмәт ордены (22 март 2001 ел)[5]
  • 2003 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең премиясе (2002 елгы) (18 февраль 2003 ел) —[6]
  • 2003 — Гумбольдт фонды премиясе (Алмания)
  • 2005 — «Эльзевир» (Elsevier) нәшрияты премиясе

Монографияләр үзгәртү

    • Зефиров Н. С., Казимирчик И. В., Лукин К. А. Циклоприсоединение дихлоркарбена к олефинам. — М., 1985.
    • Зефиров Н. С., Шестакова Т. Г., Кирпиченок М. А. Химия гексахлорциклопентадиена и родственных соединений. — М., 1985.
    • Зефиров Н. С., Геваза Ю. И. и др. Электрофильная внутримолекулярная циклизация олефинов. — Киев, 1990.

Патентлар үзгәртү

5 тән күчү патент авторы.

  • Н. С. Зефиров, О. Ю. Полевая, М. В. Лушникова, М. А. Мягкова // Патент на изобретение № 1745050, 1995 г.// Способ иммуноферментного определения эфедрина в моче.

Әдәбият үзгәртү

  • Академик Н. С. Зефиров // Журнал органической химии, 2000, № 9. ISSN 0514-7492

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Curriculum Vitae проф. Н. С. Зефирова. Официальный сайт ИФАВ РАН
  2. Постановление ЦК КПСС, Совмина СССР от 30 октября 1989 года № 931 «О присуждении Государственных премий СССР 1989 года в области науки и техники»
  3. Указ Президента Российской Федерации от 21 июня 1995 года № 622 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников акционерных обществ, предприятий и организаций»
  4. Указ Президента Российской Федерации от 26 декабря 2000 года № 2084 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации 2000 года в области науки и техники»
  5. Указ Президента Российской Федерации от 22 марта 2001 года № 326 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  6. Постановление Правительства Российской Федерации от 18 февраля 2003 № 112-р «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2002 года в области науки и техники»

Сылтамалар үзгәртү