Николай Антипов (рус. Николай Кириллович Антипов, 3 (15) декабрь 1894(18941215), Лисичкино[2][3], Старая Русса өязе, Новгород губернасы29 июль 1938, Мәскәү) — Совет фирка-дәүләт эшлеклесе.

Николай Антипов
Туган 3 (15) декабрь 1894
Старая Русса өязе, Новгород губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 29 июль 1938(1938-07-29) (43 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны «Коммунарка» ату полигоны[d][1]
Милләт украин
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Николай Антипов Викиҗыентыкта

1—7 чакырылышлары ССРБ ҮБК әгъзасы һәм БК(б)Ф ҮК әгъзасы (1924—1937), БК(б)Ф ҮК Оештыру бюросы әгъзалыгына нәмзәт (1924—1925, 1928—1930).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Керәстиян гаиләсендә туган.

Адмиралтейство суднолар төзү заводының техник мәктәбен тәмамлый (Петербург, 1910), аннары слисер булып эшли. 1912-14 елларда Мәскәүнең төрле предприятиеләрендә эшли. 1912 дән РСДЭ(б)Ф әгъзасы, яшерен түгәрәкләр эшчәнлегендә актив катнаша. 1914 нең ноябрендә кулга алына, 1915 нең августында иреккә чыга. 1915-16 да Мәскәүдә «Динамо» заводында эшли, инкыйлаби эшчәнлеге өчен берничә тапкыр кулга алына. 1916 да Петроградта яшерен басмаханәләр җитәкчесе. 1916 ның ахырыннан 1917 нең февраленә кадәр төрмәдә утыра. РСДЭ(б)Фнең Петроград комитеты һәм Һелсингфорс оешмасы әгъзасы. 1917 елгы Апрель конференциясендә катнаша. 1917-18 дә ХХЮШ президиумы әгъзасы, Петроградта ЧК рәисе. 1919-20 дә РК(б)Фнең Казан губерна комитеты 1 нче сәркәтибе, губернаның ЧК һәм Башкарма комитеты рәисе, Җөмһүрият запас армиясенең Инкыйлаби хәрби шурасы әгъзасы. 1921-24 тә ҺББҮШ президиумы әгъзасы. 1925-27 елларда БК(б)Фның Урал һәм Ленинград өлкә комитетлары сәркәтибе. 1928-31 дә ССРБның почта һәм телеграф халык кәмисәре, 1931-35 тә Эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре урынбасары, 1935-37 дә ССРБ ХКШ рәисе урынбасары.

1937 нең 21 июнендә кулга алына. «Контринкыйлаби террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән үлем җәзасына хөкем ителә. Икенче көнне үк атып үтерелә.

30 июня 1956 ның 30 июнендә ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән аклана.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү