Нигъмәтулла Якупов
Нигъмәтулла Якупов (1785—?) — хәрби эшлекле. Рус-прусс-француз сугышында, 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.
Нигъмәтулла Якупов |
---|
Биографиясе
үзгәртүНигъмәтулла Якупов (Нигмәтулла Якуп улы Юзеев) Ырынбур губернасы Бүләр вулысы (хәзерге Татарстан Республикасының Мөслим районы) Әлмәт дигән татар авылыннан. Кыр старшинасы булып хезмәт итә[1].
1807 елда Рус-прусс-француз сугышында катнаша.
1812 елгы Ватан сугышы башлангач, 1814 елның ахырына кадәр 5-се Башкорт атлы полкы составында французларга каршы алышларда катнаша. 5-се Башкорт атлы полкы Бөгелмә өязе Карбан авылында 12 нче, 11 нче һәм 10 нчы кантон башкорттарынан оештырыла һәм 1812 елның 29 авгусында Казан белән Чебоксар аша Түбән Новгородка бара. 15 октябрдән кенәз П. М. Волконский отрядлары составына керә, Сураж һәм Велиж калаларында урнаша. 1 ноябрьдән генерал-майор М. М. Свечин отрядлары составына керә. 1812 елның 14-16 ноябрендә Березина буендагы сугышларда катнаша. Ары Витебскида һәм Борисовта була. 1813 елның гыйнварында Данциг (Гданьск) ныгтмасын камауда катнаша. 1813 елның октябреннән 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында хезмәт итә, шул ук вакытта полкның бер өлеше Лейпциг янындагы сугышта катнаша һәм сугышлы Парижда тәмамлый.
Бүләкләре
үзгәртү- «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры
- «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медале кавалеры
Гаиләсе
үзгәртүУлы Вәлимөхәммәт (1812—?) указлы мулла була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554
Әдәбият
үзгәртү- Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
- Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
- Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.