Некрашунцы
Некрашунцы[1] (белар. Некрашунцы, рус. Некрашунцы) — Беларусьның Гродно өлкәсендә урнашкан татар авылы. Вороново районына карый.
Некрашунцы | |
Белорус телен латинлаштыру (2007 елгы система) | Niekrašuncy |
---|---|
Дәүләт | Беларусь |
Административ-территориаль берәмлек | Дотишский сельсовет[d] |
Халык саны | 25 (2009) |
Некрашунцы Викиҗыентыкта |
Халкы
үзгәртүХалык саны — 42 кеше (2015).
Сәгать поясы
үзгәртүХалыкара стандарт буенча Некрашунцы Көнчыгыш Европа вакыты (Eastern Eurupean Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.
Тарих
үзгәртүАвылны XV гасырда беларус татарлары нигезләгән. Беренче тапкыр 1415 елда телгә алына.[2]
1950 елларга кадәр авылда тирә якта яшәүче татарлар өчен, Мисыр хакимнәре, Америка татарлары ярдәме белән салынган мәчет эшләгән. Мәчеткә Камейш авылыннан, соңрак Кырым генералы булган, Матей Сулькевич йөрүе билгеле. Мәчет мәхәлләсенә Алекшишка, Милькунцы, Улановщина, Талькунцы авыллары татарлары да караган.
Бүгенге көндә авылда татар зираты сакланып калган.
1930-40 елларда татарларның бер өлеше сөргенгә сөрелә. Күпчелек халкы, шул исәптән татарлар да, кырым татарлары кебек сөрелүдән куркып, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Польшага, азрак өлеше Литвага, соңрак Беларусь шәһәрләренә күченә.[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Назвы населеных пунктаў Рэспублікі Беларусь: Гродзенская вобласць: нарматыўны даведнік / І. А. Гапоненка і інш.; пад рэд. В. П. Лемцюговай. — Мн.: Тэхналогія, 2004. — 469 с. ISBN 985-458-098-9
- ↑ Мухлинский, А. Исследование о происхождении и состоянии литовских татар / А. Мухлинский. – СПб. : Изд-во Санкт-Петербургского ун-та, 1857. – 70 с.
- ↑ Лыч, Л. Гiсторыя культуры Беларусi / Л. Лыч, У. Навiцкi. – Мінск : ВП «Экаперспектыва», 1997. – 486 с.