Назран

(Назрань битеннән юнәлтелде)

Назран, Назрань (ингуш. На́на-Наьсаре, рус. Назрань, 1944—1957 елларда — Коста-Хетагурово) — Россия шәһәре, Ингушетиянең иң зур торак пункты, Назран районының админитратив үзәге.

Назран
Карта
Ил Россия
Республика Ингушетия
Шәһәр бүлгесе Назран
Координатлар 43°13'тн, 44°46'кнч
Нигезләнгән 1781
Беренче телгә алу 1810
Элеккеге исемнәр Коста-Хетагурово
Мәркәз биеклеге 130 м
Халык саны 93 357 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 8732
почта индекслары 386120
Рәсми сайт nazrangrad.ru
Кардәш шәһәрләр Кисловодск

Халык саны — 93 357 кеше.[1]

География үзгәртү

Шәһәр Чичән тау алдынгы тигезлегенең көнбатышында, Мәскәүдән 1916 километр көньяктарак урнашкан. Тимер юл станциясе.

Климат үзгәртү

Назран климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 3 3 7 15 19 23 26 25 20 14 8 4 14
Уртача минимум, °C −6 −6 −1 5 10 13 16 15 11 6 0 −4 5
Явым-төшем нормасы, мм 24,1 28,3 43,4 60,1 92 125,3 79,9 68,7 51,8 45,1 37,2 26,1 682
Чыганак: MSN Weather

Тарих үзгәртү

1781 елда нигезләнгән. Рәсми документларда 1810 елда телгә алына.

1863 елда биредә Ингушетиядә иң беренче дини булмаган уку йорты ачылган. 1893 елда вокзал ачылган.

Ингуш халкы депортациясеннән соң авыл Төньяк Осетия составына кертелә һәм аңа Коста-Хетагурово (осетин язучысы Коста Хетагуров хөрмәтенә) исеме кушылган. ЧИАССР торгызылудан соң тарихи исем кайтарыла.

1967 елда шәһәр статусы бирелә.

Халык үзгәртү

1926[2] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
1 273 2 838 ~5 700 12 894 14 945 18 246 125 066 93 357

Милли состав үзгәртү

Милләт 1926[2] 1939[3] 1970[2] 1979[2] 1989[2] 2002[2]
ингушлар 62,8% 31,5% 91,4% 94,4% 97,4% 85,0%
чеченнар 0,4% 1,6% 0,4% 0,6% 0,2% 13,6%
руслар 13,8% 46,7% 6,0% 3,4% 1,2% 0,9%

Икътисад үзгәртү

"Электроинструмент" заводы, тегермән-заводы, трикотаж фабрикасы, һ.б. ширкәтләре.

Югары уку йортлары үзгәртү

  • Назаран икътисад һәм хокук белеме институты
  • Заманча һуманитар академиясе филиалы

Мәдәният үзгәртү

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү