Аллаярова Наҗия Һибәт кызы (баш. Аллаярова Нажиә Һибәт ҡыҙы, 15 июль 1936 ел, Яңа Байрамгул, Учалы районы, БАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — җырчы (лирик‑колоратуралы сопрано), Башкорт АССР-ның халык (1977), РСФСР-ның атказанган (1982) артисты. Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсы дипломанты (Мәскәү, 1960). Салават Юлаев ордены кавалеры (2017).

Наҗия Аллаярова
Тулы исеме

Наҗия Һибәт кызы Аллаярова

Туу көне

15 июль 1936(1936-07-15) (87 яшь)

Туу урыны

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Яңа Байрамгул

Эшчәнлек еллары

1961 - 1991

Дәүләт

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик‑колоратуралы сопрано

Жанрлар

опера, классика, халык җырлары

Коллективлар

Башкорт дәүләт филармониясе
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

Салават Юлаев орденыРСФСР атказанган артисты
БАССР халык артисты

Мәктәптә укып йөргән чагында аңа Мәскәүдә Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате декадасында катнашу бәхете дә тия. Уфа сәнгать училищесында сәләтле кыз Мортазина Миләүшә Гали кызы классына эләгә. Уку дәверендә бик күп йолдыз кабызачак педагогның беренче укучыларының берсе була ул. Наҗия Аллаярова училищены (1957), аннары Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтын (М. Л. Переверзева класcы) тәмамлап (1967), 1961—1962 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә, чирек гасыр (1967-1991 елларда) Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

Чыңгырдап торган саф тавышлы артистка классик опера репертуарын да, башкорт халык жырларын да, композиторлар әсәрләрен дә бердәй оста башкаруы белән билгеле. Тормыш юлдашы — композитор Әбрар Габдрахманов иҗат иткән җырлар һәм романслар аның репертуарының зур өлешен тәшкил итә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү