Надежда Гринфельд

Надежда Евгеньевна Гранфельд (кыз фамилиясе Кенигшац; 1887, Кишинёв1918) — Бессарабия сәясәтчесе, «Сфатул Цэрий» (1917—1918) ике хатын-кыз-депутатларының берсе.

Надежда Гринфельд
Туган 18 декабрь 1887(1887-12-18)
Кишинёв, Бесарабия гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 1918 елдан иртә түгел
Бендеры[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Молдавская демократическая республика[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бунд[d]

Биографиясе үзгәртү

Надежда Евгеньевна Гринфельд присяжный вәкиле Евген Семенович Кенигшац (1861, Бельцы — 1939, Кишинев)[1] һәм табиплар династиясеннән булган Ольга Вильгельмовна (Васильевна) Бернштейн гаиләсендә туган; бабасы — Самуил Исаакович Кенигшац — Бель шәһәре табибы; икенче бабасы — Вильгельм Викентьевич Бернштейн — Кишиневта табиб һәм коллежский советник була).[2][3][4]. Әбисе — Мария Григорьевна Кенигшац (кыз фамилиясе Коган) — язучы һәм «Недельная хроника „Восход“» (1882—1883) газетасы хезмәткәре була; шулай ук «Рассвет» газетасында дә басылып чыга[5][6][7].

1903 елда Кишинев Бунд бүлекчәсе әгъзасы, соңрак РСДРП әгъзасы була[8][9] . Одессада, Киевта һәм Санкт-Петербургта (соңыннан Петроград һәм Кронштадт) меньшевиклар оешмасында актив катнаша[10][11][12]

«Сфатул Цэрий» әгъзасы буларак Елена Алистларга капма-каршы сәяси позицияне били (бу органда икенче хатын-кыз-депутат)[13][14] . Бессарабиянең алга таба Русиягә кушылу күчеше чорында Румын корольлегеннән азат булуы өчен чыгыш ясый[15][16] . 1917 елның 2 декабрендә «Сфатул Цэрий» Молдаван Халык Республикасы оештырылуын игълан итә . Бессарабияне Румын басып алуыннан соң, 1918 елның гыйнварында Днестр аша чыгырга маташуында Надежда Гринфельдны румын жандармнары атып үтерә («Сфатул Цэрий» оешмасының 6 башка ағзалары — Василий Рудьев, Федор Котарос, Дмитрий Прахницкий, Панцырь Иван, Петр Чумаченко һәм Николая Ковсан да үтерелә).[17][18][19][20][21]

Надежда Грифель (әтисе кебек) Семен Резникның «Кровавая карусель» романы һәм пьесаларының төп персонажларның (Фрида Кенигшац исеме астында, курсистка, 25 яшь) берсе булып тора .[22]

Гаиләсе үзгәртү

Аның әтисе, Е.С. Кенигшац, 1917—1918 елларда Кишинёв кала думасының гласные, «Сфатул Цэрий» әгъзасы, шәһәрдә Вакытлы хөкүмәтнең комисар ярдәмчесе була.[23] Әнисе О. В. Кенигшац, балалар өчен көндезге приют белән идарә итә[24].

  • Ире — присяжный вәкиле Гринфельд Петр Исаакович (1877 — 1939 елдан соң), социал-демократ, 1900—1907 елларда Кишинёвта, Одессада, Киевта Бунд эшмәкәрлегендә катнаша, 1904 елда Бундның Берн конференциясенә делегат итеп җибәрелә, 1917 елда РСДРП исемлеге буенча Оештыру җыелышы депутатына кандидатлыкка итеп күрсәтелә.[25]
    • Улы — Гринфельд Лев Петрович (1908—?).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В записях о рождении кишинёвского городского раввина записан как Израиль-Евгений Самойлович Кенигшац.
  2. Jews involved in public life of Bessarabia, from Annual books of 1862, 1872, 1875 and 1893: Доктор медицины Самуил Исаакович Кенигшац был также действительным членом Бессарабского статистического комитета.
  3. Князь Сергей Урусов «Записки губернатора»
  4. Letter from S. Ghelman to Mr. M. Meyerson 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган.
  5. Словарь псевдонимов русских писателей, учёных и общественных деятелей
  6. Мария Кенигшац
  7. Летопись 10. Выпуск 6. В 2 частях. Часть 1. 1880—1884 Сохранилась её переписка с И. С. Аксаковым.
  8. The Tribe of Dina
  9. Rebekka Denz «Bundistinnen»
  10. Василе Стати «Поруганная свобода»
  11. Гринфельд Надежда Евгеньевна
  12. Modern Jewish History: Bundist Counterculture In Interwar Poland
  13. Владимир Аникин «Февраль 17-го года и бессарабское еврейство». әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2014-04-28 тикшерелгән.
  14. În Basarabia Архив копиясе. Wayback Machine
  15. Прогулки по Кишинёву Архив копиясе. Wayback Machine
  16. Так начиналась «униря»
  17. Евреи Бессарабии, archived from the original on 2018-05-17, retrieved 2021-04-26 
  18. Василе Стати «Поруганная свобода»
  19. Marius Dorin Lulea «Scurtă analiză — Cine vrea și cine Nu vrea Unirea Republicii Moldova cu România» 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган.
  20. Arkady Joseph Sack «Struggling Russia» (1919)
  21. 27 марта (9 апреля) 1918 г.
  22. С. Е. Резник «Кровавая карусель»
  23. Из протокола допроса свидетеля Евгения Кенигшаца, 45 лет, кандидата права
  24. Королевское сокровищеКалып:Недоступная ссылка
  25. Российские социалисты и анархисты