Нагайбәк сөйләше
Нагайбәк сөйләше — татар теленең урта диалектына караган сөйләше.
Нагайбәк сөйләше | |
Үзисем: |
татарча |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Классификация | |
Төркем: |
Таралышы
үзгәртүЧиләбе өлкәсенең Нагайбәк һәм Чибәркүл районнарында яшәүче нагайбәкләр арасында таралган.[1] Әлеге торак пунктлар элегрәк Оренбург губернасы Верхнеуральск өязе караганнар. XIX гасыр уртасына кадәр Уфа губернасының Бәләбәй өязендә Нагайбәк ныгытмасы янында яшәгәннәр.
Үзенчәлекләре
үзгәртүСөйләштә татар теленең урта диалектының Казан арты керәшеннәре сөйләшләреннән аерылмый диярлек, үзенчәлекләре нигездә янәшәдәге башкорт һәм казакъ телләре йогынтысында барлыкка кигән.
Нагайбәкләр сөйләшенә казан арты керәшеннәренә хас: фигыльләрдә -ыйым\-ийем (барыйым — барыйм, күрийем — күрим), -мын\-мен (Мин аны җакшы беләмен) кушымчалары кулланыла. Хәл фигыльләрдә әдәби телдәге -мый, -мыйча урыынна -мастан/ -мәстән кулланыла (курыкмастан җырлагыз — курыкмыйча җырлагыз.)
Нинди алмашлыгы урынына кандай куллану да үзенчәлек булып тора.