Мөхәммәт Юныс
Мөхәммәт Юныс (бенг. মুহাম্মদ ইউনুস) — Бангладеш банкиры, икътисад фәннәре докторы (1971), профессор, Бангладешта 70 миллион халыкның тормышын яхшыртырга ярдәм иткән. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2006) .
Мөхәммәт Юныс | |
---|---|
![]() | |
Туган | 28 декабрь 1955 (67 яшь) Британия империясе (хәзерге Бангладеш) |
Милләт | бенгал |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Вандербилт үнивирситите[d], Университет Дакки[d], Колорадо университеты[d], Chittagong College[d] һәм Chittagong Collegiate School and College[d] |
Һөнәре | икътисадчы, банкир |
Эш бирүче | Университет Дакки[d], Middle Tennessee State University[d] һәм Университет Ла Тробе[d][1] |
Сәяси фирка | Nagorik Shakti[d] |
Балалар | Monica Yunus[d] |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | приват-доцент[d][2] |
![]() | |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1940 елның 28 июнендә Британия Һиндстанының Бенгалия өлешендәге (хәзерге Бангладешның) Читтагонг шәһәренә якын Батуа авылында зәркан гаиләсендә туган. Дакка университетының икътисад факультетын бакалавр (1960), магистр (1961) дәрәҗәсендә, Фулбрайт программасы лауреаты буларак, АКШта Вандербильт университетын тәмамлаган (1971). Икътисад фәннәре докторы (1971).
- 1962 елда Читтагонг көллиятендә икътисад укытучысы.
- 1969-1972 елларда Теннеси штаты университетында (АКШ) икътисад профессоры.
- 1972 елдан Читтагонг университетында (Бангладеш) икътисад фәненнән укыта.
- 1976 елдан университет янындагы үсеш проекты менеджеры.
Микрокредитлар бирүҮзгәртү
1976 елда бер бенгал авылына килә һәм анда халыкның бик мохтаҗлыкта яшәвен күрә. Сәбәбе: җирле алыпсатарлар югары процент белән бик кыска срокка биргән кредитны халык кайтара алмый, чөнки җитештергән тауарларын базарда сатарга өлгермиләр. Нәтиҗәдә тауарларын юк кына бәягә шул ук кредиторларга бирергә туры килгән.
М. Юныс авыл халкына үзе кредит (1 USDдан башлап бик аз суммаларда кечкенә процентлар белән һәм бернинди поручительләрсез һәм залогсыз) бирә башлый. Бер генә шарт куйган: кредит алучылар гаилә бизнесын ачарга яки аны киңәйтергә тиеш булганнар. Вакыт узу белән шул ачыклана: аның кредитларын кире кайтармый калу очраклары 3% тан кимрәк була. Кредит алучыларның гомуми җаваплылык системасын кертү акчаны кайтармау очракларын юкка чыгара. Шулай итеп, доктор М. Юныс микрокредитлау тәгълиматын төзи. Аның «авыл банкы» дип аталган Grameen Bankы 30 ел эчендә $10,2 млрд күләмендә микрокредит бирә.
- 1996 елда Бангладеш хөкүмәтенең икътисад һәм финанслар буенча киңәшчесе итеп билгеләнә.
- 1983-2011 Grameen Bankның (штаб-фатиры Даккада) идарәче директоры.
- 2006 елдан социаль бизнесны үстерү буенча халыкара Юныс Үзәге компаниясе рәисе.
Бизнесның максаты – кешеләрне бәхетле итү Мөхәммәт Юныс
|
ГаиләсеҮзгәртү
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2006 Тынычлык өчен Нобель премиясе — «Социаль һәм икътисади үсеш нигезләрен төзү буенча тырышлыклар өчен».
- Король Габдел-Газиз ордены
- Италия Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен ордены Зур хачы кавалеры
ӘдәбиятҮзгәртү
- За микрокредиты — Нобелевская премия. «Российская газета», 19.05.2016.
СылтамаларҮзгәртү
- Рәсми сайт(ингл.)
Моны да карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ La Trobe University user database
- ↑ табигый фәннәр магистры
- ↑ Юныс Үзәге сайтында, archived from the original on 2015-04-24, retrieved 2016-05-21