Мөхәммәт Сәфәргалиев

Мөхәммәтҗан Гариф улы Сәфәргалиев (2 гыйнвар, 1906 ел, Самара губерниясе, Бөгелмә өязе, Мөэмин-Каратай авылы — 1970 ел, Саранск) — шәрык белгече, тарихчы-галим, тарих фәннәре докторы (1963 ел), профессор (1964 ел). 19391966 елларда Саранск педагогик институтында эшли, 1964 елданССРБ тарихы кафедрасы мөдире.

Мөхәммәт Сәфәргалиев
Туган телдә исем Мөхәммәтҗан Гариф улы Сәфәргалиев
Туган 2 гыйнвар 1906(1906-01-02)
Самара губерниясе, Бөгелмә өязе, Мөэмин-Каратай авылы
Үлгән 1970(1970)
Саранск
Милләт татар
Әлма-матер Үзбәкстан милли университеты[d]
Һөнәре шәрык белгече, тарихчы-галим, профессор, тарих фәннәре докторы
Эш бирүче Мордовия дәүләт университеты
Ата-ана
  • Гарифулла Шәрифуллин (әти)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Гарифулла Шәрифуллин гаиләсендә туа һәм тәрбияләнә. Башлангыч белемне Зәй-Каратай авылы мәдрәсәсендә ала. 1924 елда комсомолга керә. Ташкәнттәге Татар мәгариф институтында укый. 1929 елда укуын Урта Азия дәүләт университетында дәвам итә. 1935 елда МДУ тарих факультеты аспирантурасына керә. Анда С.В.Бахрушин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Үзбәк, казакъ, төркмән, таҗик, фарсы һәм гарәп телләрен мөстәкыйль өйрәнгән[1].

1939 елда «XVI гасыр уртасында Нугай Урдасы» дип аталган кандидат диссертациясен яклый.

1939 елдан А. Полежаев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институтында эшли: өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире.

1941-1944 – тарих факультеты деканы,

1945-1969 – СССР тарихы кафедрасы мөдире.

1964 елда тарихчыга профессор исеме бирелә.

Идел буе халыкларының борынгы һәм урта гасыр тарихы турында фәнни эшләр авторы. Фәнни мәнфәгатьләре 13-17 гасырларда мордва өлкәсенең һәм халкының сәяси һәм социаль-икътисади тарихы өлкәсендә. «Алтын Урданың таркалуы» монографиясендә (Саранск, 1960) Алтын Урданың барлыкка килүе һәм таркалуы, татар ханлыклары барлыкка килүе, 13-15 гасырларда Болгар җире тарихы өйрәнелә, чуашларның Болгардан чыгышы теориясен хуплый[2]. Мордва ягы тарихын аңлашканда, Сәфәргалиев мордваны рус үзәкләштерелгән дәүләтенә кушу проблемасына зур игътибар бирә.

Н.П.Огарев исемендәге МДУда 1996 елдан бирле мордва университетының Тарих-социология институты базасында Сәфәргалиев фәнни укулар үткәрә.

Оныгы: Юрий Сәфәргалиев.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Сафаргалиев, М. Г. Ногайская Орда во второй половине XVI века // Сб-к науч. работ Мордов. гос. пединститута. — Саранск, 1949.
  • Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордов. кн. изд-во, 1960. — 279 с. — 1,500 экз.
  • Сафаргалиев, М. Г. К истории татарского населения Мордовской АССР (о мишарях) // Труды Мордовского НИИЯЛИ. Вып. 24. — Саранск, 1963. — С. 64—79.

Бүләкләре үзгәртү

  • 1946 ел - “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале
  • 1953 елда Хөрмәт Билгесе ордены[3]
  • МАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сафаргалиев Магамет Гарифович. tatobzor.ru. 2020-05-31 тикшерелгән.
  2. Энциклопедия | Сафаргалиев Магамет Гарифович. enc.cap.ru. 2020-05-31 тикшерелгән.
  3. MRSU.(үле сылтама)

Чыганаклар үзгәртү