Мөхәммәтсадыйк Борнаев
(Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Борнаев битеннән юнәлтелде)
Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Борнаев (20 гыйнвар, 1826 ел — 4 май, 1898 ел) — Казан сәүдәгәре. Борнай мәчетен төзетүче буларак билгеле.
Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Борнаев | |
---|---|
Туган | 20 гыйнвар 1826 Түбән Бәрәскә[1] |
Үлгән | 4 май 1898 (72 яшь) |
Милләт | татар |
Һөнәре | сәүдәгәр |
Тормыш юлы
үзгәртүБабасы Ибраһим Йосыф улы Борнаев эре сәүдәгәр һәм җир биләүче була, Казан губернасында иң беренчеләрдән булып үз туган авылында таш мәчет төзетә. Мөхәммәтсадыйк Борнаев Мәкәрҗә, Минзәлә, Эрбет ярминкәләрендә төрле чимал, җәнлек тиреләре, сабын белән сату итә. 1872 — 1895 елларда Борнай мәчетен төзетә.