Мәүлекәй Юмачиков
Мәүлекәй Юмачиков - шигырь, фольклорчы, мөгаллим. 1870-1880 елларда Төмән өязенең Манчыл авылы мәдрәсәсендә мөдәррис булып тора. 1879 елында язылган "Кыйссаи Салсал" исемле әсәре 1909 елда Казанның Шәмсетдин Хөсәенов нәширлегендә Домбровский басмаханәсендә[1], 1913 елда Казан университет басмаханәсендә нәшер ителә. 1881 елда Казандагы Хөсәеневләр нәшриятына бәетләр һәм мөнәҗәтләр җыентыгын җибәрә, әммә бу кулъязмалар басылмый, һәм Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана. [2].
Мәүлекәй Юмачиков | |
---|---|
Туган телдә исем | Юмачык улы Мәүлекәй |
Туган | 1834 Тобол губернасы, Төмән өязендә |
Үлгән | 1910 |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | шагыйрь, фольклорчы, мөгаллим |
Хөсам Кятиб "Җөмҗөмә солтан" поэмасын казакъ теленә тәрҗемә иткән.[3]. Поэма аыхырында үзе турында болай яза: "Казакъта ун ел бала укытып, Йортыма кайттым килдем мин аман".
Басылган хезмәтләре
үзгәртү- Кыйсса-и Сәетбаттал. Казан. Чирков хатының басмаханәсе, 1888 ел
- Кыйса-и Тәмимдар. Казан. 1894 ел һәм 1896 ел
- Мәрхабә, шәһри Рамазан. Казан. Университет басмаханәсе, 1902 ел һәм 1908 ел
- Кыйсса-и Нәүширван. Казан. 1902 ел
- Кыйсса-и Салсал. Казан. 1909 ел
- Кыйсса-и Җөмҗөмә. Казан. Домбровский басмаханәсе, 1910 ел
Сылтамалар
үзгәртү- Мәүлекәй Юмачиков 2020 елның 30 июнь көнендә архивланган., Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://rusneb.ru/catalog/000200_000018_RU_NLR_DIGIT_101309/ - Национальная электронная библиотека
- ↑ Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. Казан, ТКН, 2001
- ↑ Габдрахман Таһирҗанов. Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре. "Казан утлары" журналы. 1975 ел, 10-нче сан