Мәчетле районы татар авыллары

Мәчетле районы (баш. Мәсетле районы, рус. Мечетлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Административ үзәге — Олы Ыктамак авылы Уфадан 280 км еракта урнашкан.

Мәчетле районы

Районда барлыгы 49 авыл бар, шуларның 11 татар авылы. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[1] Татарлар татар теленең урта диалектына караган златоуст сөйләшендә (икенче атмасы — кыйгы сөйәше) сөйләшә. Бу авыллар элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган.[2]

XVII гасырда ук биредә татарлар яшәгән торак пунктлар булган. Төбәкнең күпчелек авыллары пермь татарларын күчерү, шулай ук бирегә мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш төбәкләреннән казан татарлары күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.[3]

Иң зур татар авыллары: Олы Ака (1999 елда − 1377 кеше) һәм Яңа Мөслим (1255)[4].

Алардан тыш татар авыллары Юлай, Коргат, Урта Ака, Тунгилде, Абдулла, Әләгәз, Кече Кызылбай, Олы Кызылбай һәм Әҗекәй бар.

Юлай, Коргат һәм Абдулла авылларын көнгер татарлары нигезли. Калган авылларда күпчелектә мишәрләр яши, тик көнгер һәм казан татарлары да күченеп утыргач, алар йогынтысында телләре урта диалектка якын тора.

Юкка чыккан татар авыллары юк.[5]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  2. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  3. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  4. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  5. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.