Төп менюны ачу

Мәхмүд Кашгарый

(Мәхмүт Кашгарый битеннән юнәлтелде)

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәхмүд Кяшгари محمود الكاشغري
2015-09-11-080312 - Upal, Mausoleum des Uigurischen Philologen Muhamad Al Kashgari.JPG
Туган XI гасыр башы
Көнчыгыш Төркстанның Кяшгар шәһәре
Үлгән 1101
Upal[d], Күнә[d], Специальный район Кашгар[d], Кытай
Һөнәре лексикограф, җиртасвирлаучы, дияликтулыг, телбелгеч

Commons-logo.svg Мәхмүд Кяшгари محمود الكاشغري Викиҗыентыкта

Мәхмүд Кашгари яки Мәхмүт Кяшгари (محمود الكاشغري)төрки язучысы, атаклы «Диване лөгать эт-төрк» («Төрки телләр сүзлеге») әсәре авторы.

Ул XI йөзнең башларында Көнчыгыш Төркстанда Караханид ханлыгы (ингл) дәүләте заманларында Кяшгар (كاشغر) шәһәрендә туган дип санала. Чыгышы төркиләрнең югары катламыннан булып, яшьлегендә Кашгарның үзендә белем алган, соңрак Бохара һәм башка гыйлем үзәкләрендә дә укыган булуы ихтимал. Шуннан соң ул «Сүзлег»е өчен материал җыю ниятендә төрки илләр буенча сәяхәткә чыгып киткән. Төркиләр, төрекмәннәр, угызлар, чигилләр, ягмалар, кыргызларның шәһәрләрен, кышлау һәм җәйләүләрен күп еллар дәвамында гизеп чыкты, сүзлекләрен туплады, төрле төркем сүз хосусиятләрен өйрәнеп, аныклап чыкты.

Кяшгари үз «Сүзлег»енә Идел буе төркиләренең — болгарларның мәкаль, җыр һәм шигырьләрен дә керткән. Ул үз әсәрен 1074 елда тәмамлаган.

Бу бөек хезмәт безнең заманда 19151917 елларда 3 том булып Истанбулда, 19601963 елларда Ташкәнттә басылып чыкты. Кашгарига кадәр төрки халыкларның тормыш-көнкүрешләре, телләре, авыз һәм язма иҗатлары турында мондый зур хезмәтнең язылуы мәгълүм түгел. Шуңар күрә бу китап аркасында Мәхмүд Кашгари тарихта беренче бөек тюрколог галим буларак дан алды.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.