Мәхбүбҗамал Акчурина

татар язучысы, мөгаллимә

Акчурина Мәхбүбҗамалтатар язучысы, мөгаллим.

Мәхбүбҗамал Акчурина
Туу датасы: 1869(1869)
Туу урыны: Димау авылы (Дөмавыл, Сарытау губернасы
Үлем датасы: 1948(1948)
Үлем урыны: Бакы
Эшчәнлек төре: язучы, мөгаллимә

Ул 1869 елның мартында Сарытау губернасының Димау авылында мулла гаиләсендә туа. Сембер төбәге сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән. Башлангыч белемне атасыннан алганнан соң хосусый рәвештә укып, туган авылында мөгаллимә булып эшли башлый. 1892 елда кияве йортына — Самар губернасының Савинка авылына күчә һәм укытучылык эшен дәвам иттерә. 1908 елдан башлап «Шура»да, соңга таба «Сөембикә» журналында басылган хикәяләре, бала тәрбиясе, хатын-кыз тормышына кагылышлы мәкаләләре белән исеме таныла. 1911 елны «Шура»да чыккан «Иске әдәбиятымыз» исемле мәкаләсендә ул, татар матбугатында беренчеләрдән булып, халык авыз иҗатын җыю, язма әдәби мирасыбызны барлау һәм өйрәнү кирәклеге турында бәхәс ача, «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек», «Иосыф-Зөләйха» кебек борынгы әдәби ядкәрләрне урынлы-урынсыз этеп-төртүләргә каршы ризасызлыгын белдерә, бу әсәрләрнең халыкка, яшь буынга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү ягыннан әдәби кыйммәткә ия булуына басым ясый.

Октябрь инкыйлабыннан соң Мәхбүбҗамал Акчурина әдәби иҗат эшеннән ераклаша. 1929 елда ул Бакы шәһәренә күчеп китә, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Язучының «Хаммал Ягъкуб», «Кыз егълату», «Таш кием», «Мишәрләр тормышыннан бер ләүхә» (1914), «Шәфкатьсез ата, яки Мишәрләр тормышы» (1914), «Көчсезләр, мәэюс вә пессимистларга гыйбрәт» кебек хикәя һәм очерклары, шулай ук белешмәдә телгә алынган «Иске әдәбиятымыз» исемле мәкаләсе 1988 елда «Өмет йолдызлары (XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы хатын-кыз язучылары әсәрләре)» дигән күмәк җыентыкта кабаттан басылып чыгалар.

Язучы 1948 елда вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.